Язгы чәчү алдынгылары
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт ярышының 4 нче бишкөнлегенә йомгак ясалды.
Туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда “Архангельское“ КФХ-дан Алексей БАРСУКОВ алдынгы дип танылган, ул чәчү эшләре башланганнан бирле 760 гектарда дым каплаткан.
Культивацияләүдә “Архангельское“ КФХ-дан Виктор Иванов (5 көндә – 400 га), “Кулон“ а/ф-дан Юрий ПОЛЯКОВ (5 көндә - 319 га) һәм “Агро-Основа“ ҖЧҖ-дән Нәҗип ДӘҮЛӘТШИН (5 көндә 178 га) алдынгылар булганнар.
Чәчүдә “Кулон“ а/ф-дан Валерий ҖАББАРОВ (5 көндә 419 га) һәм Исхак НӘҖИПОВ (399 га), “Архангельское“ КФХ-дан Николай СТРЕЛОВ (5 көндә 400 га) бишкөнлек җиңүчеләре булганнар.
Алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган.
Чәчү эшләре, нигездә, төгәлләнде һәм алга таба бишкөнлекләр буенча нәтиҗәләр ясалмаячак, дип хәбәр иттеләр безгә район авыл хуҗалыгы идарәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев