Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Ындыр табакларында эш кайнап тора

Район буенча бүгенге көнгә барлыгы 65 мең тоннадан артык бөртек сугып алынган. Комбайннардан барлык бөртек тә хуҗалыкларның ындыр табакларына кайтарыла, анда ул беренчел эшкәртү уза, чистартыла, сортларга аерыла һ.б.

Гомумән район буенча ындыр табакларында 170 тән артык кеше эшли, алар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә бар. Ындыр табакларында эш ничек оештырылган, эшчеләр җитәрлекме - әлеге мәсьәләләрне район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендәге район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләреннән торган рейд төркеме тикшерде.
"Яңа Чишмә" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсендә эш ике сменада оештырылган, бөртекне (арпа) беренчел эшкәртүдә (чистартуда) 6 кеше хезмәт куя. Ындыр табагында мәктәп укучылары, студентлар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр юк (студентлар 20 августка чаклы эшләгән, бюджет тармагында эшләүчеләр әлегә таләп ителми, кирәк булса, АҖ башкарма комитеты җибәрә).
"Яңа Чишмә" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсендә Чаллы Башыннан китапханәче Илсөяр Шарапова үлчәүче булып эшли. Ындыр табагында 10 кеше хезмәт куя, икенче смена төнге сәгать 10 га (22.00) чаклы эшли. Ындыр табагына кергән барлык бөртек тә (көненә 200 тонна чамасы) беренчел чистарту уза, шулай ук сортларга да аерыла.
Машинистлар Ришат Галимов белән Тәлгат Ильязов (ул арыш орлыгын агулауда булган) намуслы хезмәт куялар.
- Әлегә бюджет тармагында эшләүчеләргә ихтыяҗ юк, - дип сөйли ындыр табагы мөдире Илгиз Галяуетдинов. - Әгәр дә кирәк булса, АҖ башлыгы Ильяс Гаризовка мөрәҗәгать итәрбез, әлеге мәсьәлә буенча бездә килешү бар.
Шахмайдагы складларда 1500 тоннадан артык эшкәртелгән яңа уңыш бөртеге салынган иде.
"Яңа Чишмә" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсендә үлчәүче Гөлфинур Вәлиева бюджет учреждениеләреннән һәр көнне икешәр кеше ындыр табагында эшли, барлыгы 6 кеше хезмәт куя, дип сөйләде. Эш 2 сменада оештырылган, кырдан кайткан бөртек шул ук көнне эшкәртелә. Складларга 300 тоннадан артык арпа салынган. Ындыр табагында укучылар һәм студентлар юк.
"Зубов В.С." КФХ-да без килгән көнне ике комбайн арпа суктыра иде. Склад мөдире Ольга Евграфова сүзләре буенча, кырдан алып кайткан бөртек чистартыла һәм эшкәртелә, бу эшне өч кеше башкара, шул исәптә ике мәктәп укучысы. Тагын ике укучы комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.
Ындыр табакларын карап йөрү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хуҗалыкларда эш яхшы оештырылган, уңышны эшкәртүдә тоткарлыклар юк. Шул ук вакытта ындыр табаклары машинистлары бөртек чистарту машиналары һәм механизмнарның иске булуыннан зарланалар, еш сафтан чыгалар, аларны яңартырга кирәк, диләр.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев