Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Үз эшенә чын күңелдән бирелгән

Сорокин Валерий Александрович туган җире Черемухово Бистәсендә 60 ел гомер итә. Ул агроном, үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләрнең берсе.

-Туган җирне ярату - бу аның кырлары һәм болыннары белән хозурлану, аларга сокланып карау гына түгел бит, аңа бөтен җаныңны бирергә, булышырга һәм карарга кирәк, бу исә бик авыр хезмәт, ә эшне без минем фикердәшләрем, ягъни безнең хуҗалыкта эшләүчеләр белән бергәләп башкарабыз, - диде Валерий Сорокин. -Элек бу совхоз иде, хәзер "Кулон" агрофирмасының "Черемуховское" бүлекчәсе. Совхоз булганда да бездә эш яхшы оештырылган иде, тик бу җирдә кешеләр генә күбрәк эшли иде, аны яшь бала карагандай тәрбияләдек, ул безне туендырды. Хәзер 2-3 операцияне үти алырлык яңа техника кешеләрне эштән азат итте, минераль ашламаларны күбрәк кертә башладык, үсемлекләрне химик саклау ысулларын кулланабыз һәм уңышны, мәсәлән, бөртеклеләрне гектарыннан 5-6 центнерга күбрәк җыя башладык. Эш күләме артты, шуңа да ул кызыклырак. Быел көзге игеннәрнең уңышы гектарыннан 25 центнердан да ким булмас дип көтәбез, сабан культуралары бераз азрак булачак - май-июньдәге корылык тәэсире. Үлән капламы быел искиткеч яхшы: гектарыннан 100 центнерга чаклы яшел масса җыеп алдык, сенаж, силос әзерләү эшләре бара, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем, кукуруз кырларына күз салып. - Менә кукуруз да уңды. Хәзер ул минем биеклектә, чәкәннәре өлгереп килә, ә җыештырып алу өчен вакыт байтак бит әле.
-Сез эш турында бик яхшы итеп сөйлисез, үзегез, гаиләгез турында сөйләгез әле.
-Минем биография әлләни искитәрлек түгел: монда тудым, шундагы мәктәптә укыдым, совхозда эшләдем, ике ел армиядә - Венгриядә хезмәт иттем, кабат совхозга кайттым, ул чактагы җитәкчеләр мине Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга җибәрде, аны тәмамлагач, агроном булып эшли башладым. 1981 елда мине мәктәпкә эшкә чакырдылар, анда хезмәт дәресеннән укыттым, балалар белән ике ел эшләү дәверендә шулкадәр бирелеп эшләдем, механизация кабинетын җиһазладым, бу дәрес укучыларга бик ошый иде. Ә аннары "партия" яңадан кырга чакырды, менә шул вакыттан бирле монда эшлим.
Ә минем гаиләм ишәя: әти-әнием дә исән-сау, аларга 85әр яшь. Бу хуҗалыкта абыем да яши һәм эшли. Хатыным Люба белән 37 ел бергә яшибез, ул күптән түгел генә пенсиягә чыкты, авыл кибетендә сатучы булып эшләде. Кызым Светлана район үзәгендә яши, РҮХ-дә шәфкать туташы булып эшли, аларның ике балалары. Улыбыз Виктор пединститут тәмамлады, гаиләсе белән Чаллыда яши, үзенең дә улы бар. Еш кайтып йөриләр, тик мин гел эштә булганга, күрми дә калам, кышын ял көннәрендә үзебез аларга кунакка барабыз.
-Гаиләгезнең яки үзегезнең яраткан шөгылегез бармы?
-Безнең "хобби" яшьлектә калды дисәң дә ярый, без хатыным белән сәяхәт итәргә яраттык: Мәскәүгә бардык, Ленинградта булдык (юлламалар арзан тора иде). Аннан балалар, эш, йорт мәшәкатьләре артты. Бакчага яшелчәләр утыртабыз, МЭТ, дуңгызлар, кош-корт асрыйбыз - хәзер чыгып китеп булмый.
-Сезгә 60 яшь - пенсия яшенә җиткәнсез. Лаеклы ялга чыгып, хатыныгыз, оныкларыгыз белән бергәләп дөнья күрергә - сәяхәткә чыгарга җыенмыйсызмы?
-Әлбәттә, теләгебез бар! Менә Люба да эшеңне ташла, ял ит, ди. Мин аның белән килешәм, тик тагын уйга калам, җир минсез дә яши ала, ә менә мин ансыз яши алырмынмы? Җәен әле ул эш табыла, ә кышларын эшсез тору авыр. Әле сәламәтлегем булганда эшләргә исәп.
"Кулон" агрофирмасының Черемухово бүлекчәсе җитәкчесе Александр Килеев та агрономны пенсиягә җибәрергә җыенмый да әле.
-Валерий Александрович - грамоталы белгеч, башы да эшли, куллары да алтын. Андый хезмәткәрләрнең кадерен белергә кирәк. Язгы-җәйге-көзге эш чорында ул үз вазыйфасын тел-теш тидермәслек итеп башкарса, кышын да производствога бик кирәкле шәхес: ул малларны ашата торган азыкны - рационның үтәлешен, өстәмә азыклар бирүне контрольдә тота. Аның янәшәсендә күп еллар бергә эшләүчеләр аны принципиальлеге өчен хөрмәт итәләр, әйтергә кирәк, бу сыйфат кайберәүләргә ошап та бетми. Валерий Александрович эш өчен тырыша, җирне пычратучы нефтьчеләр белән һәр сутый җир өчен көрәшә, тик ул моны дипломатларча эшли, чөнки ул бик сабыр кеше.
Валерий Сорокинның холкы турында без хатыны Любовь Александровнадан сораштык.
-Гаиләдә ирем бик игелекле, балаларны, оныкларны нык ярата. Эштә арыган ир-атлар кебек ,өйдә тавышын да күтәргәли, тик шунда ук: "Гафу ит, арыдым", - дип гафу үтенә белә. Әлбәттә, йорт эшләренең күбесе минем өстә, тик ул ярдәм итмәсә, мин дә үзем генә булдыра алмас идем. Без тату, бер-беребезне аңлашып яшибез, бер-беребезгә юл куя, гафу итә беләбез.
Юбиляр белән Лариса ФЕДОРОВА сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев