Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл осталары

Кулың эш белсә — югалмассың

Зирекле авылында яшәүче Гөлшат Әхмәтшина кулыннан нинди генә матур өлгеләр төшми. Чигелгән Татарстан картасында аның өлеше дә бар.

Моннан ике ел элек Татарстанда кызыклы проект гамәлгә ашырылган иде.

Республиканың 43 районы һәм ике шәһәренең чигү осталары "Татарстан картасы"н чикте. Бу эшкә 23 яшьтән 75 яшькә кадәр булган 52 кеше җәлеп ителде. Безнең район өлешен Зирекледә яшәүче Гөлшат апа Әхмәтшина чиккән. Ул — чигүчеләр арасында иң өлкәннәрнең берсе. Ә картага Яңа Чишмәдә яшәүче төп халыкларның милли сөлге үрнәкләрен чиккән ул.

6 нчы декабрьдә 77 яшен тутырачак Гөлшат апа Әхмәтшина — Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреш музееның иң актив ярдәмчеләренең берсе. Күпләр күреп тора: Зирекле музее ул — тарихи мирасны саклау урыны гына түгел, ә шул мирасны төрле буын вәкилләренә җиткерү, яңа бәйләнешләр булдыру урыны да. Биредә яңа тарих та языла бара. Биш яшьләреннән кулына инә тоткан Гөлшат апа да бу процесстан читтә калмый. Музей директоры Лидия Лотфуллина нинди үтенеч-йомыш белән мөрәҗәгать итсә дә, шунда ук хуплап күтәреп ала. Тагын бер зур эшләренең берсе — Гафиятуллина Җәмнисә әбинең 1815 елларда чиккән сөлгесе үрнәгендә яңа сөлге чигеп, Казанда күргәзмәдә катнаша һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Оригиналның төсләрен генә түгел, чигү ысулларын да, хәтта атлам озынлыкларын да төгәл кабатларга тырыша ул. Сөлгедәге кара төсләргә игътибар итүне күреп:«Татарлар кара төс яратмыйлар дисәләр дә, безнең әниләр «кайгы-хәсрәт, борчулар төсе ул» дип аңлата иделәр безгә«, — ди. 

«Чигү, бәйләү эшләре белән төнге сәгать икеләргә кадәр утыра алам, кичлегем бар», — ди Гөлшат апа. Чигүдән тыш, элмәк белән төрле япмалар ясый, бәйли дә әле. Бер утыруда бер пар башмак бәйләп бетермичә туктамаска да мөмкин. Ул аның тәмен, рәхәтен белеп эшли. 

Гаиләдә алты бала үсә алар — алты кыз, алты егет. Әтиләре кечкенәдән малайларга чүкеч тоттыра, әниләре — инә-җеп. Биш-алты яшьләремнән хәтерлим мин боларны, ди Гөлшат апа. 

1968 елда авылдан чыгып китә кыз. Башта бер ел авылда китапханәдә, аннары Ямашта эшләгәннән соң, Свердловск якларына, әнисенең туганы янына чыгып китә. Берсе булса да үзенең өс-башын карар дип чыгарып җибәргәннәрдер инде, ди үзе. Ул елларда тормыш авырлыклары күпләрне эш эзләп төрле якларга китәргә мәҗбүр итә бит. 

Свердловскида бер ел эшләгәннән соң, туганнары янына Казахстанга китә. 33 ел шунда яши Гөлшат апа, анда гаилә кора, ике ул үстерәләр. Кою цехында эшләгәнгә, лаеклы ялга иртә чыга.

1993 елда ире үлә, сигез ел үзе генә яшәгәннән соң, олыгаеп килүче әнисе янына кайтырга була. Өч ел әнисен карап, аны 94 яшендә бакыйлыкка озата. Казахстанда да чигүдән туктамадым, казах кызлары кияүгә чыга башласа, безгә чигүле мендәр кирәк, дип килеп җитә иделәр, ди. Әнисе өйрәткәнчә бастырма белән чигә ул, шуңа чигешләре пөхтә, ике яктан да тигез, чип-чиста килеп чыга. 

Инде авылда торуына да 24 ел. Балалары Казахстанда яшәсә дә, авыл тулы туган-тумача, ди ул. Өстәл артына барысын да утыртсаң, бер урам чаты кирәк, дип көлә. Балалар да кайтып йөри, үзе дә җыена да барып кайта Таразга. Хәзер телефон заманы бит — элемтә җитәрлек. Ул баруга, «Гөлшат апа» дип, якын итеп, тиз арада тирә-күрше җыела икән — казах, азәрбайҗан, төрек, көрдләр, татарлар. Мәхәлләләре күпмилләтле — бер гаилә кебек яшәгәннәр. Бар телләрне дә аңлыйм, казахчаны аларның үзләрен тотып сатарлык беләм, ди Гөлшат апа.

Бүгенге көндә аның алты оныгы, ике оныкчыгы бар. Бер оныгына үзе белгән чигү-тегү серләрен өйрәткән — шуңа сөенеп бетә алмый. Оныгы да чигә, бизәнү әйберләре ясый икән. Нәкъ үз әнисе әйткәннәрне кабатлый аңа әбисе: «Кулың һөнәр белсә, беркайчан да, беркайда да югалмаячаксың. Ул сиңа тормышыңда һәрвакыт кирәк булачак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев