Алар һәрчак әзер тора
Красный Октябрь поселогыннан мобилизацияләнгән сугышчы дүртенче тапкыр кыска вакытлы ялда булды.
«Малой» позывнойлы Николай 2022 елның октябрь ахырыннан бирле СВО зонасында.
Армия сафларында ул ПВО зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, махсус операциядә бер ел мотоукчылар батальонында сугышкан, хәзер штурм ротасында оештырылган утлы ярдәм взводында. Мобилизациягә кадәр хатыны һәм улы белән Түбән Камада яшәгән, «Нижнекамскнефтехим»да слесарь булып эшләгән.
Без Николай белән очраштык һәм аның хәзерге хезмәте турында сораштык.
25 октябрьдә аны мобилизацияләүгә нәкъ ике ел тула. Николай 2022 елның 19 декабреннән бирле алгы сызыкта. Хәзер Владимировка авылы (ул вакытта аларның мотоукчылар батальоны шунда оборонада торган) күптәннән «яшел зона»да тора. Ул чакларда Николайның һәм аның иптәшләренең бурычы, пехотачыларныкы кебек үк, дошманның вак диверсион төркемнәренең безнең тылга үтеп керүләренә юл куймау булган. Һәркем үз урынында кизү торганда тәүлек буе күзәтү алып барган. Николай искә алганча, 2023 елның Яңа елы алдыннан, бигрәк тә 31 декабрьдә, ВСУ гаскәрләре туктаусыз ут яудырып торган.
- Башта анда аеруча да авыр иде. Ләкин, вакыт узу белән без дә ныгыдык, ярдәм дә килде һәм безнең минометлар ата башлады, артиллерия эшкә кереште, - дип сөйли ул.
Мотоукчылар батальонының штурм ротасында Николай хезмәт итә торган утлы ярдәм взводы оештырылгач, аны алгы сызыктан берничә километр артка күчерәләр. Взводның дислокация линиясе 800 метр чамасы. Сугышчылар, алар арасында пулеметчылар, ПТУРщиклар (ПТУР-танкка каршы идарә ителә торган ракеталар - автор искәрмәсе) зенитчылар бар, блиндажларда 5-6 кеше яши. Николай өч сугышчысы белән бергә зенит җайланмасына хезмәт күрсәтә. Алар кизү дә торалар. Аннары постка башка «зенитка» расчеты керә. Әлбәттә, билгеләнгән ял вакытында, егетләр техникага хезмәт күрсәтәләр.
- Сүтәбез, майлыйбыз, чөнки урманда торабыз, анда һава да, җир дә дымлы, яңгыр да еш ява. Техника тутыкмаска һәм һәрвакыт хәрби әзерлектә булырга тиеш.
Утлы ярдәм взводы сугышчылары батальонның штурм группаларын саклау өчен җәлеп ителәләр: пулеметчылар - пехотага, ПТУРщиклар - танкларга каршы. 5-6 көнгә чыгып китәләр, аннары бер атна ял итәләр. Взвод сугышчылары, әгәр приказ булса, һәрвакыт кузгалырга әзер торалар, чөнки аларның хәрби техникасы мобиль («зениткалар») һәм теләсә кайсы вакытта кирәкле урынга күчәргә мөмкин. Тревога буенча, төнләме ул, көндезме - алар һәрчак әзер.
СВОда Николай рядовой булып хезмәт итә башлаган, 2023 елның декабрендә яхшы хезмәте өчен ефрейтор званиесен алган. Хәзер инде аның, кирәк була калса, үзенең командирын яки расчет начальнигын алыштырырга хокукы бар. Николайның «За СВО» һәм 2 дәрәҗә «За воинскую доблесть» медальләре бар. Николай соңгы медальне сугышчан хәзерлекне һәм командирның әмерен төгәл үтәгәне өчен алган.
Сугышчыларга азык-төлекне атна саен матди тәэмин итү взводы китерә, ул ерак түгел генә урнашкан. Алар һәр кешегә норма беләр блиндажлар буенча бүленә. Николай ризык җитәрлек, ди. Кайнар ризыкны алар үзләре әзерлиләр. Якындагы авыл берничә километр ераклыкта, командир рөхсәте белән җирле кибеткә барып була. Николай әйтүенчә, азат ителгән авылларга халык әкренләп кайта һәм яңадан яши башлаган.
Элек Николай безнең районнан ике якташы белән хезмәт иткән, хәзер берсе аның белән бер взводта. Взвод нигездә мобилизацияләнгән татарстанлылардан тора, Чиләбедән 34 һәм 57 яшьлек ике контрактчы бар.
- Барыбыз да дус яшибез, фронт - әрләшеп торыр урын түгел, - ди хәрби.
Яз көне хәрбиләрдә мунча салу идеясе туган. Озакка сузмыйча, бөтен взвод белән бергә эшкә тотынганнар.
- Үзебез мунча блиндажы казыдык, үзебез кисеп бүрәнәләр ташыдык. Кул астындагы әйберләрдән эскәмияләр ясадык, җимерек йортлардан такталар алдык һәм стеналарны эчтән тышладык. Мич тә ясадык, безнең взводта эретеп ябыштыручылар күп, шул исәптән минем үземдә дә андый һөнәр бар. Җәйгә мунча әзер иде инде.
Блиндаж мичләрен аларга Яр Чаллыдан гуманитар ярдәм белән китергәннәр. Районнан да ярдәм яхшы, башта ротаны тәэмин итү взводына, аннан ул сугышчыларга тапшырыла. Николайга гаиләсе исемле посылкалар тапшырган. Түбән Камада аны хатыны Оксана һәм улы Андрей көтә. Әти кеше улын 1 нче сыйныфка озата алган һәм ул мобилизацияләнгән. Туган ягы Красный Октябрь поселогында улы өчен әнисе Елена Николаевна һәм әтисе Михаил Васильевич та борчылып тора, Николайның абыйсы һәм энесе бар, алар да гаиләле. Николай һәрвакыт туганнары белән элемтәдә.
-Фронт линиясе көнбатышка таба киткән саен, элемтә яхшыра бара, чөнки без инде «яшел зонага» эләгәбез. Әмма кайчак, 2 чакрым ераклыктагы вышканы камикадзеләр бәреп төшерә. Элемтә, аны төзәткәч кенә, җайлана. ВСУ махсус рәвештә элемтәне бозар өчен вышкаларны ауларга тырыша. Безнең оборона линиясе буйлап та «кошчыклар» оча, кайчак көненә 15әр данә була. Әлбәттә, аларның төп массасы штурмовикларга ябырыла. Күптән түгел, Угледарны алган вакытта, безнең штурм ротасыннан егетләр бер сәгать эчендә үзләренә каршы йөзгә якын дрон очып килүе турында сөйләделәр. Аларның бурычы - ВСУдан территорияне тартып алу, шуннан соң анда безнең пехота беркетелә, ул үз эшен белә, безнең пехотаны кире бәреп чыгару очрагы булмады әле.
Николайның СВОда төшкән фотосы да юк икән, чөнки аларның взводында фотога төшү тыелган. Без аны 9 октябрьдә редакциядә фотога төшердек икенче көнне Николай, яңадан Ватанны саклаучылар сафына басар өчен, үз частенә китте.
Газетаны әзерләгәндә, без Николайдан аларның взводын башка урынга күчерүләрен белдек, чөнки безнең гаскәрләр көньяк-көнчыгыш юнәлештә алга баралар. Фронт линиясе көнбатышка таба 30 км. Хәзер алар яңа блиндажлар казырга һәм техниканы урнаштырыр өчен мәйданчыклар әзерлиләр. Шулай булгач, сугышчыларга яңа кыр мунчасын калдырырга туры киләчәк. Нишлисең бит, солдатларның хезмәте шундый - теләсә кайсы вакытта командование әмеренә буйсынырга әзер булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев