Якташыбызга Александр Твардовский үз китабын бүләк итә
Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан районыбызда туып-үскән кызыклы, гаҗәеп кеше турында сөйләрбез
Екатериновка авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Демидов гомеренең күп елларын журналистикага һәм шигърияткә багышлый: ТАССРның берничә «районка»сында эшли, республика матбугатында шигырьләре басыла, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора.
Фронтовик шагыйрь турында истәлекләре белән озак еллар бергә Зәйдәге «Дуслык байрагы» («Яңа Зәй») газетасында эшләгән, хәзер Казанда яшәүче хезмәттәше Илдус Самәрханов уртаклаша.
Алар яшь журналист КДУны тәмамлаганнан соң Зәй «районка»сына билгеләнеп, эшләргә килгәч танышалар. Ул вакытта инде Александр Иванович пенсиядә була, ләкин көн саен редакциягә кереп, баш редактор куйган бурыч-йөкләмәләрне штаттан тыш үти.
«Ул минем хәтеремдә тыныч, аз сүзле, һәрвакыт уйчан, үткен карашлы, киң йөнтәс кашлы һәм җыерчыклы йөзле кеше булып калды. Пиджагының лацканында Ватан сугышы ордены ялтырап тора иде. Кайчакларда ул редакция кабинетына кереп, исәнләшкәч: «Я, эшләр ничек, комсомол, барамы?» - дип аталарча хәл белешә. Мин аның белән газета битләрен макетлау буенча еш киңәшләштем. Аның бар эшне дә җиңел башкарып чыгуына гаҗәпләнә дә, соклана да идем.
Миңа, яңарак кына журналистика бүлеген тәмамлаган кешегә, аның осталыгына кадәр ерак иде әле. Ә бит ул профильле университет тәмамламаган, профессорлар да аңа миңа укыган кебек лекцияләр укымаган, практик дәресләр үткәрмәгән».
А.И.Демидов 1924 елда ТАССРның Яңа Чишмә районы Екатериновка авылында туа. Алтынчы сыйныфтан башлап шигырьләр яза башлый, мәктәпнең әдәби түгәрәкләрендә катнаша. 10 сыйныфны тәмамлап, 1942 елда армиягә алына, төрле фронтларда фашистларга каршы сугышларда катнаша. Сугышчан казанышлары өчен Александр Иванович орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Кулыннан коралын ычкындырмыйча, ул сугыш турында, полкташлары турында шигырьләр язудан туктамый, алар дивизиянең «За Родину» газетасында басыла.
Яшь сугышчы Деми-довның ул чорда иң яраткан шагыйре Александр Твардовский була, ул үзенең «Василий Теркин» поэмасы белән дан казана. Танылган шагыйрь ул чагында шәхси автографлы шигырьләр китабын Александр Ивановичка бүләк итә, егет аны һәрвакыт үзенең капчыгында йөртә. яшь шагыйрь иҗатына остазының йогынтысы зур була. Бәлки шуңа да ветеранның сугыш турындагы шигырьләрендә Твардовский стиле сизелә. Мәсәлән, Александр Демидов үзенең «Я вернулся домой налегке» шигырендә болай яза:
«Не прельщали
трофеи немецкие,
Не за ними в чужую
страну
Шли тогда мы,
солдаты советские,
Завершая победно
войну».
Сугыштан соң Александр Демидов читтән торып педагогия институтын тәмамлый, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. Аннары 1955 елдан пенсиягә чыкканчы Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Лениногорск, Зәй шәһәрләрендә газета редакцияләрендә эшли. 1958 елда СССР Журналистлар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә.
Төрле елларда аның шигырьләре «Чаян» журналында, «Советская Татария», «Комсомолец Татарии» газеталарында басыла. 1991 елда әсәрләре Зәй шагыйрьләренең шигырьләр альманахына кертелә.
Элеккеге хезмәттәше А.И. Демидов белән таныш булуына горурлануы турында яза. Аның тормыш юлы үсеп килүче буын өчен үрнәк булырлык дип саный.
Ольга Иванова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев