Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Сугышчы-антидрончы Фома: «СВОда санитар да, укчы да, пулеметчы да булдым»

«Фома, ярдәм ит!» - дип кычкырганнар яралылар һәм Николай ярдәм иткән, коткарган

Укчы-санитар буларак мобилизацияләгәннәр

Яңа Чишмәдән Николай сентябрьдә СВОга 11 кешедән торган беренче төркем белән мобилизацияләнгән булган. Күптән түгел өченче тапкыр ялга кайткан һәм бу хакта ул менә ничек искә ала:

- Ул чагында кызык кына килеп чыкты. Өйдә дустым белән сөйләшеп утырабыз: «Юк, мин әйтәм, миңа повестка китермәсләр, миннән дә текәрәк сугышчылар табылыр», дим. Һәм шунда ук военкоматтан килүчеләр ишек шакыдылар - повестка китергәннәр.

Ул вакытта 32 яшьлек Николай «Механик-сервис» ҖЧҖдә автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь булып урнашкан, моңа кадәр ике ай супермаркетта сатучы-кассир булган. Армия хезмәтен эчке гаскәрләрдә үтә, анда аны беренче медицина ярдәме күрсәтергә махсус өйрәткәннәр. Медпунктта айлык курслар үтә һәм хезмәтен укчы-санитар булып дәвам итә.

СВОга үзенең хәрби белгечлеге буенча танк дивизиясенә җибәрелә. Сигез ай укчы-санитар һәм бер үк вакытта пулеметчы була. Санитар буларак, аның төп бурычы - яралыларны сугыш кырыннан чыгару, ә пулемет аларга оборонада - әгәр һөҗүм итсәләр кирәк була.

Сугышчы-антидрончы Фома:  «СВОда санитар да, укчы да, пулеметчы да булдым»

 

Иң мөһиме - исән булып барып җитү һәм яралыны алып чыгу

 

- Яралыларны алып чыгу куркыныч, анда һәрвакыт сугышлар бара. Анда бит әле исән-сау барып җитәргә, ә аннары яралы кешене алып чыгу өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк. Яралыны алырга барганда һәм кире кайтканда миналар да, артиллерия утлары да, дроннар да сагалап тора. Хәлләр торышына карап, атарга да туры килде. Минем автоматым да, пулеметым да бар иде, анда һәрвакыт бурычлар төрле, сугышчының бурычы бер генә, дигән нәрсә юк.

Мондый шартларда исән калуын һәм яралыларны коткаруын Николай үзе дә аңлатып бирергә кыенсынды.

- Һәр сугышчының үз «медицинасы» бар, - дип дәвам итә ул, - ягъни бинтлар, жгутлар. Әгәр мин каядыр барып җитәргә өлгермәсәм һәм ярасы җиңелчә генә булса, сугышчы үзенә беренче ярдәмне үзе, яки аның якын-тирәдәге иптәше күрсәтә. Чөнки һәр солдат моны эшли белергә тиеш. Авыр яраланган сугышчыларны шунда ук миңа тапшыралар. Мин аларга жгут салам, яраларын бәйлим, кирәк булса - укол ясыйм, аннары машинада кыр госпиталенә озату өчен, ярдәмчем белән бергә носилкада «яшел зона»га  чыгарам.

«Фома, ярдәм ит!»

Шулай итеп, Николай уннан артык авыр яралыны коткара алган. Бервакыт табиблар аны хәтта бер сугышчыга вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтергә өлгергәне өчен мактап та алганнар.

- Ничек кергәнебезне, ничек алып чыгарганыбызны үзебез дә аңламадык, - дип искә ала Николай. - Хәзер ул әле госпитальдә, ләкин сафка кайтачагын әйттеләр.

 Тагын бер очракны искә алды әле ул: теге иптәшен коткарып, ике-өч минут узгач тагын бер яраланган иптәшенә ярдәм күрсәткән. Чөнки дошманнар безнең блиндажларны җимерергә тырышып, гел һөҗүм итеп торалар. Николай сугышчының яраларын бәйләгән һәм аны үзенең блиндажына - медпунктына кадәр тартып алып барып җиткергән. Аннан тиз генә машинага урнаштырган һәм госпитальгә озаткан.

- Күптән түгел шалтыратыштык, барысы да яхшы, - ди Николай.

Ике тапкыр гомерләрен саклап калган егетләр дә бар икән. «Фома, ярдәм ит!» - диләр аңа һәм ул ярдәм итә, коткара. Николайның позывное фамилиясенең беренче иҗегеннән алынган.

 

Барысына да күнектем, өйрәндем

 

Хәзер Николай - мотоукчылар ротасында пехотачы. Ул пехота ротасының штурмовиклар белән параллель рәвештә һөҗүм итүе турында сөйләде. Тегеләре, заданиене үтәп, ялга чыгалар, пехотачылар алар урынына кала. Әгәр штурмовикларга ярдәм кирәк икән, ярдәмгә пехотачыларны җибәрергә мөмкиннәр.

- Хезмәт итүнең беренче көннәрендә өченче линиядә идем, хәзер икенчедә. Бу бит сугыш, барысы да гел үзгәреп тора. Теләсә кайсы вакытта башка заданиегә күчерергә мөмкиннәр, - дип аңлата Николай.  Үзе әйткәнчә, ул кем генә булмаган. Автоматчы, пулеметчы, укчы-санитар, антидронщик - барысына да өйрәнгән. Сватовода, Харьков һәм Запорожье өлкәләрендә сугышкан, хәзер - Луганск Халык Республикасында Кременная янында.

Җәйдән бирле басып алынган һәм беркетелгән территориядә («сары зона») күк йөзен күзәтә. РЭБ ярдәмендә инде 25 «кошчык»ны бәреп төшергән. Ул антидронщикның берничә бурычы барлыгын аңлатты: дронны алданрак күрергә, аңа үзен сиздермәскә һәм аны юк итү өчен кирәкле ешлыкны тиз арада көйләргә. Мондый тыныч ау «кошчык»ка төзәп аткач һәм ул шартлаганнан соң гадәттә шау-шулы тәмамлана.

Яралангач Жуков медале ала

Николайның күп вакыты заданиедә үтә, тылга ул ике-өч көнгә бер тапкыр гына чыга. Анда яхшы ашханә бар, пешекче булып Яңа Чишмәдән якташы Алексей хезмәт итә. Туклану турында сүз чыккач, кибеттә теләгән нәрсәләрнең барысын да сатып алырга була, диде Николай.

- Әгәр хатын адреслы посылка җибәрә икән, мин аны барыбер кайда да булса табып алам. Гадәттә ул Кукмара волонтерлары аша җибәрә. Ротада бу районнан сугышчылар күп, аларга гуманитар ярдәмне позицияләргә кадәр китерәләр. Әгәр Яңа Чишмә волонтерлары аша җибәрсә, посылканы барып алырга кирәк. Ә болай, батальонда, Татарстан егетләре бик күп. Блиндажларда 2-3 кеше яшибез.

Узган елның 12 декабрендә Николай үзе дә яраланган булган. Хәзер инде аның барысы да төзәлгән. Яраланганнан соң ул Жуков медаленә лаек булган.

Хатыны Резидә һәм балалары, әнисе Наталья белән элемтәгә әлләни керә алмыйлар: атнага бер тапкыр гына. Аларның элемтәсе иярченле.

Әңгәмә барышында Ни-колайның тавышы бик каты карлыккан иде. Ул балачактан ук хроник бронхит белән интегә. Чираттагы ялга кайткач, бу авыруы кискенләшкән. Ул Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсендә стационарда дәваланган, без аның белән шунда очрашкан да идек.

-Чирне монда дәвалау яхшырак булыр, - дип аңлатты Николай, - чөнки анда  вакыт та булмаячак.

Аның белән булган әңгәмә 28 ноябрьдә иде, ә 1 декабрьдә Николай үз частена киткән. Якташыбызга сәламәтлек, рухи яктан нык булуын һәм исән-сау өенә кайтуын теләп калабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев