Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Улының кайтуын көтеп

Бакташ авылыннан Мәдинә Зөбәерова улы Алмазны узган елның августында СВОга озаткан.

Нәкъ бер елдан соң ул беренче тапкыр 15 көнгә ялга кайткан. Әлбәттә, әни йөрәге бу очрашуга бик сөенгән. Бу мизгелне Алмазның сеңелесе Айгөл, хәтта видеога да төшергән (бу хакта соңрак). СВОга кадәр Алмаз Түбән Камада эретеп ябыштыручы булып эшләгән, ә контрактны Яңа Чишмә военкоматы аша төзегән.  Армиядә мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт иткән.   
Мәдинә тумышы белән Зәй районыннан, ире Хафиз белән 34 ел элек Бакташка - иренең туган ягына, өлкән яшьтәге әти-әнисен карарга күченеп кайтканнар. Моңа кадәр туйдан соң ике ел Түбән Камада яшәгәннәр. Ире Хафиз 2023 елның февралендә вафат була (инсульттан соң13 ел  авырый). Соңгы елын урын өстендә яткан, Алмаз әнисенә ярдәм итәр өчен кайткан. Әтисе үлгәннән соң ярты ел узгач, ул СВОга контракт төзи. Әнисенә бу хакта китәр алдыннан гына хәбәр иткән. Аны күп санлы туганнары озаткан, зур табын әзерләгәннәр, солдатка хәер-фатиха сүзләрен җиткергәннәр. 

Мәдинә Габдулла кызына ялгыз калу әлегә авыр.  Күптән түгел генә ире вафат булган, улы исә еракка киткән, җитмәсә сугышка. Бер ел эчендә ялда бер генә тапкыр булган, киләсе ялы да бер елдан соң гына булачак, чөнки анда кешеләр җитешми, дип язган. Борчылып торганга әнисенең  кан басымы да уйный. Алмаз аңа: «Үзеңне сакла, әни! Авырма. Минем барысы да яхшы!», дип гел язып торса да.

Ул хезмәт иткән часть Запорожье өлкәсендә оборонада тора. Алмаз аеруча да сак астында булырга тиешле мөһим стратегик объектны саклый. ВСУ объектны тынычлыкта калдырмый, даими һөҗүм итеп тора, бигрәк тә дроннар белән. 

 Бакташ авылыннан Мәдинә Зөбәерова улы Алмазны узган елның августында СВОга озаткан.

 Бакташ авылыннан Мәдинә Зөбәерова улы Алмазны узган елның августында СВОга озаткан.

Мәдинә Габдулла кызы улының ялга кайткач та беренче көннәрдә аның тыныч тормышка ияләшә алмавы турында сөйләде.  Ул әледән-әле күк йөзен күзәтеп торган, һавада иң биектә очкан кошларны - кара нокталар кебек күреп, шундук әнисен өйгә алып кергән һәм урамдагы күршеләренә дә: «Тизрәк, тизрәк качарга, монда калу куркыныч!», - дип куллары белән селтәнгән. Шул рәвешле әнисен дә, авылдашларын да «дроннардан коткарган».

- Күзләре һәрвакыт күктә иде, - ди Мәдинә ханым куллары белән һавага күрсәтеп. Күңеле белән гел анда булды, күп сөйләмәде, фәкать үзара аралашу сүзләре генә. 
Берничә көн узгач бераз җайланды, хәтта күршеләр дә: «Карале, Алмаз, бездә дроннар очмыймы?», дип сораштыргаладылар, бусы көлеп кенә инде.

- Әлбәттә, борчылам, бу бит армия түгел, сугыш, - дип авыр сулап куя ана. - Улым: «Мине көт», ди. Үземне сакларга тырышам, хәзер аның өчен генә яшим бит.  

Аларның һәр иртәсе хәбәрләшүдән башлана. Әнисе: «Хәерле иртә, улым! Хәлең ничек? » дисә, улы: «Барысы да әйбәт, әни! Үзең ничек?», ди.

Әнисеннән тыш, Алмаз СВОда сеңелесе, кияве, туганының балалары, гомумән, барлык туганнары һәм, әлбәттә, 10 яшьлек кызы Амилия белән дә аралашып тора. Хатыны белән аерылышканнан соң, әтисе аның турында һәрвакыт кайгырткан, янына барып йөргән. 

Мәдинә апаның өч оныгы бар. Ял көннәрендә кызы аның янына балалары белән кайта: оныгының берсе мәктәп укучысы, икенчесе балалар бакчасына йөри. Элекке килене Әлмәттән Амилия белән кунакка килә. 

 Җомга көннәрендә Мәдинә апа юл аша гына урнашкан мәчеткә йөри - мәдрәсәдә укый. Хатын-кызлар өчен дәресләрне Чаллы мәдрәсәсен читтән торып тәмамлаган Зөләйха ханым үткәрә. Мәдинә апа өлкән яшьтәге күршеләренең дә хәлен белешеп тора, 63 яшендә ул Бакташның иң яшь әбисе. 

55 яшендә пенсиягә чыга, күп еллар почтада эшләгән, пенсия, газеталар тараткан, авылдашларының заказлары буенча Әдәмсәдән азык-төлекләр алып кайткан (ул вакытта автолавка булмаган). Көн саен Әдәмсәгә җәяү барган, барысын да кулда күтәреп җәяү кайткан. Бер үк вакытта социаль хезмәткәр булып та эшләгән, Бакташта ялгыз карчыкларны караган. Ире Хафиз алдынгы механизатор (тракторчы) була, бакташлыларга печән әзерләүдә һәрвакыт булышкан. Әгәр 53 яшендә авырмаган булса, алга таба да ярдәм иткән булыр иде. Алар үзләре дә зур хуҗалык тотканнар, тик авырап киткәч, хуҗалыкны бетерергә туры килгән. 

Мәдинә Габулла кызының өендә уңайлы, заманча ремонт ясалган. СВОга китәр алдыннан улы ике бүлмәдә обойларны һәм линолеумны алыштырган, мунчаны ремонтлаган. Махсус операциядә катнашучының әнисе буларак, районнан аңа азык-төлек җыелмалары китерәләр (соңгы тапкыр 4 ноябрьдә), кер юу чаралары җыелмасы бирәләр. Зәй урман хуҗалыгыннан май аенда мунчага ягар өчен бушлай утын китергәннәр.

- Улым әйбәт, кайгыртучан, бик тә игътибарлы. Дарулар алыр өчен акча да  җибәрә. Әтисен дә, мине дә кайгыртты. Туган көннәрдә, Әниләр көне, 8 Март, Яңа ел һәм башка бәйрәмнәр белән котлый. 

 Бакташ авылыннан Мәдинә Зөбәерова улы Алмазны узган елның августында СВОга озаткан.

 Бакташ авылыннан Мәдинә Зөбәерова улы Алмазны узган елның августында СВОга озаткан.

Мәдинә ханым котлаулар язылган тирән мәгънәле сүзләрне укып чыкты, улын озатканда төшерелгән видеоны да күрсәтте. Алмазның кайтуы әнисе өчен сюрприз булган. Хәрби формада киенгән улы төнлә чәчәк бәйләме тотып ишекне шакый.  Ишек ачыла... Мәдинә апа көтелмәгән хәлдән каушап китә, и Ходаем, бу бит нинди зур сөенеч... Һәм шул арада улының кочаклап алуы, чәчәк бәйләменә күмелүе, кыскасы, бу хәлне сүзләр белән генә аңлатып та булмастыр кебек. Инде киләчәктә дә Алмазның Җиңү белән өенә кайтканда да бу күңелле очрашу кабатлансын иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев