Волонтерлык – күңел таләбе
Әдәмсә авылында яшәүче Геннадий Котов 27 тапкыр СВОга гуманитар ярдәм илткән.
Геннадий һәм Светлана Котовлар быел августта Авыл көнендә. Ольга Иванова фотосы.
Башка волонтерлар белән бергә Геннадий өч ел эчендә бик күп гуманитар йөк илтә. Башкача – ярдәм итми булдыра алмыйлар, чөнки сугышчылар аларны көтә, моны яхшы беләләр.
Геннадий безнең районда СВО сугышчыларына волонтерлык ярдәмен оештыруда беренчеләрдән булган. Ә тормыш иптәше Светлана аңа таяныч һәм терәк булып тора.
Барысы да 2022 елның октябрендә уллары Евгенийны, артиллерия гаскәрләренең гвардия капитанын, төньякта урнашкан хәрби часть составында Харьков юнәлешенә күчерүдән башлана.
Беренче адымнар
Үзенең сирәк шалтыратуларының берсендә (элемтә начар була) Евгений запас частьләр белән кыенлыклар турында хәбәр итә.
Геннадий кирәкле әйберләрне сатып ала да кече улы Игорь белән үзенең җиңел машинасында аларны улына илтеп кайта. Бу нәкъ өч ел элек була. Шунда ук азык-төлек, җылы әйберләр белән дә ярдәм итәргә кирәклеген күрәләр: көннәр кышка таба бара. Солдатларга кем нәрсә булдыра ала, шуны җыйыйк дип, авылдашларына хәбәр итү уе белән кайтып китәләр.
Геннадийны авыл эшмәкәре Ришат Ситдыйков күреп ала: «Нишләп син миңа кая барасыңны әйтмәдең? Мин кирәк булганның барысын да табар идем, үзем дә барыр идем», - ди.
Әдәмсәлеләр авыл җирлеге группасындагы чакыруга тиз арада кушылып, барлык кирәкле әйберләрне җыялар (җылы әйберләр, ашарга яраклы ризыклар, пироглар пешерәләр). Гуманитар йөкне ике машинага төяп, Ришат Ситдыйков белән бергә улының частена китәләр. Өченче юлга алар белән Яңа Чишмә эшкуары Александр Карпов та кузгала. Болар бар да 2022 елның көзендә була.
Барысы да – безнекеләр!
Шулай итеп, районда безнең сугышчыларга ярдәм итү буенча волонтерлык хәрәкәте барлыкка килә һәм ныгый башлый. Моңа район администрациясе дә кушыла. Шуннан бирле СВОга гуманитар йөк җибәрү даими башкарыла. Аны өч ел буе бөтен халык белән җыялар, хәтта мәктәп укучылары да катнаша.
Волонтер Геннадий Котов башка волонтерлар белән бергә «гуманитарка»ны илтергә 27 тапкыр барган, шуларның 7се – шәхси «КамАЗ»ында.
«СВОдагы егетләр – барысы да безнеке. Яңа Чишмә районыннанмы, Татарстаннанмы яки Россиянең башка төбәкләреннәнме – мөһим түгел, барысы да-безнекеләр! - дип кабатлый Геннадий, - һәм без барысына да ярдәм итәбез».
Сугышчыларга яшәү өчен вагоннар кирәк булганын белгәч, үз «КамАЗ»ына тагып, берәм-берәм вагоннар илтә. Аларны «Сугышчан туганлык»ның башка ветераннары белән бергә нефтьчеләрдән Чечен сугышында катнашкан Азат Суниев сорап ала. Китәр алдыннан Геннадий кайбер вагоннарны үзе ремонтлаган һәм буяган. Барлыгы 7 вагон алып барган.
Шулай ук башка волонтерлар әйтү белән инде ничәнче кат сугышчылар мохтаҗ булган запас частьләр сатып алган.
Узган елның җәендә улы Евгений хезмәттәшләре белән 10 КАМАЗда үзе запас частьләр алырга кайткан. Авыл советы хәбәр җиткерүгә, әдәмсәлеләр сугышчыларга сый-нигъмәтләр китерә башлый. Егетләрнең (ә алар 10нан артык кеше була) мондый җылы мөгамәләгә күңелләре нечкәрә һәм чын күңелдән аларга рәхмәт әйтеп китәләр.
Мир белән
Хәзер авылда (һәм районда) волонтерлык системасы җайга салынган.
- Ярдәм даими рәвештә алып барыла, - дип сөйли Светлана. - Җирлек башлыгы Ильмира Нәҗметдиновага әйтүгә яки үзебез хәбәр салуга, авылдашлар шундук күтәреп алалар.
Июльдә Евгений район администрациясе бүлеп биргән запас частьләр һәм төзелеш материалларын алырга кайткан. Әдәмсәлеләр бер уңайдан бәрәңге, тозлы ризыклар да җибәргәннәр. Светлана үзе сеткалап кишер, чөгендер һәм суган, район үзәге волонтерлары берничә тартма чәкчәк тапшырган. Евгений частендәге егетләрнең барысы да Татарстаннан түгел, мондый татлы ризык турында беркайчан да ишеткәне һәм татып караганы булмаган. Хәзер инде улы кайтканда яки СВОга җыенганда Геннадий аларга чәкчәк алып бара.
Районда яшәүчеләрнең барысы да бик ярдәмчел кешеләр. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме ярдәмендә медикаментлар, гигиена чаралары, азык-төлек, кием-салым, генераторлар, аккумуляторлар җыеп җибәрәләр – бер генә сорау да, бер генә ихтыяҗ да игътибарсыз калмый. Республика да читтә калмый: Яр Чаллы волонтерлары маскировка челтәрләре, перчаткалар, оекбашлар җибәргәннәр.
Бердәмлек көче
Геннадий Котов район үзәге волонтерлары Александр Карпов, Илгизәр Насыйбуллин, Александр һәм Евгений Козловлар белән һәрвакыт элемтәдә тора. Волонтерлык эшенә «Сугышчан туганлык» (сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм чик сакчылары бергәлеге) әгъзалары Виктор Калмыков, Азат Суниев, Алмаз Вафин, бертуган Николай һәм Александр Финагентовлар һәм башкалар зур өлеш кертәләр. Алар йөк җибәрергә кирәк булганда янә берләшәләр, бер-берсенә ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмыйлар.
- Яңа Чишмә волонтерлары – молодец егетләр! - дип дәвам итә Светлана. - Александр белән Виктор Козловлар, фермерлар буларак, карабодай белән тушенка ясадылар: һәр сәфәргә 1500 банка әзерләделәр. Сугышчыларга дип дуңгыз маен тозлаганнар һәм ыслаганнар. Алар СВОдагы егетләргә һәрвакыт «Әйт, нәрсә кирәк?» - дип шалтыраталар. Сугышчылар, әлбәттә, барысы өчен дә бик рәхмәтле.
Волонтерларны да батырлар дип атарга була. Өч тәүлек руль артында, һәм фронт линиясенә бару куркыныч белән бәйле.
Билгесезлеккә барганда беренче рейслар аеруча авыр була. Ләкин алынган җаваплылык – йөкне саклап илтеп җиткерү турында - һәрвакыт истә тоталар. Әлбәттә, арыйлар, ләкин алып барып, безнең егетләрнең күзләрендә шатлык күргәч, бу эшнең мөһим һәм кирәкле икәнен аңлыйлар.
Ике музей
Геннадий үз өстенә тагын бер мөһим миссияне ала –СВО вакытын тарих өчен саклап калу. Районда да, үз йортыңда да. Геннадий, Светлана, аларның балалары Игорь һәм Екатерина, Евгенийның балалары 12 яшьлек Артур һәм 6 яшьлек Елисей үзләренең каһарманнары белән горурлансыннар өчен.
- Оныклар өчен, әтиләре – хәрби кеше – махсус хәрби операциядә катнашкан, ә бабалары ярдәм иткәнен истә тотсыннар өчен, - ди Геннадий. - Гаиләнең киләчәк буыннары өчен истәлек булачак.
Район тарихы өчен Геннадий СВО зонасыннан туган якны өйрәнү музеена хәрби экспонатлар алып кайта. Ул инде танкист формасын, бронежилет, пистолет кобурасы, танкка каршы ракета комплексларыннан гильзалар һәм башка предметлар тапшырган. Трофейлар да алып кайткан - люк фрагменты, дошман каскасы, ике пилотсыз очкыч («камикадзе» һәм бер дүрт моторлы) һ.б. – боларның барысын да музейга өлкән улы бүләк иткән.
Музей Геннадийның өендә дә бар, дөресрәге, гаражында. Махсус операция тарихы дәлилләре диварда эленгән, алар арасында зур булмаган НАТО дроны. Монда безнең бер гвардияче мотоукчылар бригадасының флагы аерым урын алып тора. Йортның күренеп торган урынында артиллерия снарядларыннан алты гильза тора. Геннадий аларны чистарткан һәм лак белән каплаган.
Туганнары җиңү белән көтә
Котовларның гаиләсе дус. Геннадий өйдә барысын да эшли. Аның хоббие –балык тоту һәм «тыныч ау». Быел урманда гөмбә күп. Геннадий гөрзиләр, майлы гөмбәләр җыйган. СВОга маринадланган килеш тә, төрлечә җибәргәннәр. Аларны Светлана әзерли.
- 20 литрлы мичкә гөрәҗдә тозладык, - дип сөйли ул. - Керән, имән яфрагы, башка тәмләткечләр белән. Монысын Геннадий үзе тозлады. Әзер булгач, егетләргә җибәрәчәкбез.
Геннадий тоткан соңгы иң зур балык узган ел 14 килолы чуртан булган. Киләсе сезонда тагын да зурракны тотарга өметләнә.
Светлананың җәй көне бакчасы чәчәкләргә күмелә – гербер, петунияләр. Үсентеләрне үзе чәчеп үстерә. Яшелчә бакчасы белән шөгыльләнә, кышка салатлар, лечо ясый, кәбестә тозлый.
Киләсе елның гыйнваренда Геннадий белән Светлананың бергә яшәүләренә 39 ел тула. Алар үзләренә еш килеп йөргән өч оныкка бик нык шатланалар. Гаилә үз героена ничек ярдәм иткән булса, шулай ярдәм итәчәк тә. Туганнары аның җиңү белән кайтуын көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев