40 ел элек без нәрсә турында язган идек
1985 елның июль саннарындагы язмаларның күбесе терлек азыгы әзерләүнең барышына, бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга, шулай ук җәйге лагерьларда сыерларны тотуга һәм сөт савуга багышланган.
«Яңа Чишмә хәбәрләре», (1985 ел, 9 июль)
КПСС райкомы бюросы утырышында «Шахмай һәм Буревестник авыл советларының авылларны экономик һәм социаль үстерү планнарын тәэмин итү эше турында» мәсьәлә карала. Авыл советы рәисләре Г.Баһманов һәм А.Пономарев мәгълүматларын тыңлыйлар. Авылларның икътисадый һәм социаль үсеше буенча билгеле бер эш билгеләнә.
Шул ук вакытта төзекләндерү, халыктан сөт сатып алу буенча эшләрнең начар торуы, халыкны азык-төлек продуктлары, аерым алганда, кибетләрдә икмәк белән тәэмин итүдә кимчелекләрнең шактый булуы күзәтелә. Авыл советы рәисләренә шелтә белдерелә һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча төгәл сроклар билгеләнә.
«Яңа Чишмә хәбәрләре», 1985 ел, 11 июль
«Яшел уракта» - «Маяк» колхозында (Акъяр авылы) үлән көлтәләре әзерләүнең барышы турындагы материалга әнә шулай исем бирелгән. М.Хәсәншин звеносында 10 кеше – пенсионерлар һәм балалар көненә 1000гә кадәр көлтә бәйлиләр һәм фермада киптерү өчен элеп куялар.
Аммиак суы кертеп, колхозда чөгендерне рәт араларында эшкәртү дә начар бармый. Кулдан утау һәм сирәкләү буенча Г.Фәрхаева алда бара, әнисе белән бергә алар 50 сутый мәйданны эшкәртәләр.
Район хуҗалыкларында комбайннарның уракка әзерлек смотрлары башлана. Беренче парад «Советская Татария» газетасы һәм Калинин исемендәге колхозларда үтә. Абруйлы комиссия комбайннарның әзерлеген, герметизацияне карап чыга, комбайнчылар комбайннарны турыдан-туры сайлап алу һәм суктыруга күчерү буенча ярышалар. Иң яхшы комбайнчылар дип «Советская Татария» газетасы ис. колхоздан А.М. Алешин, И. А. Арбузов, Г. Д. Валасеев, Калинин ис. колхоздан Р.Р. Таһиров, Н.С. Саттаров һәм Н.П. Шишкин таныла. Аларга бүләкләр тапшырыла.
«Яңа Чишмә хәбәрләре», 1985 ел, 13 июль
Рейд бригадасы «Татарстан» һәм «Маяк» колхозларында терлек азыгы әзерләүнең барышын тикшерә. «Маяк» колхозында күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабып бетермәгәннәр – азык җыю техникасы җитми. Витаминлы үлән оны әзерләү начар бара, азыкның сыйфаты билгеләнми.
«Татарстан» колхозында бөтенләй башка күренеш. «Печән әзерләүдә 9 агрегат эшли, Н. Дәүләтшин һәм М.Сөләймановның күрсәткечләре яхшы, уңдырышлылык - 145 ц/га», - ди колхозның баш агрономы Гомәр Сөләйманов. АВМ агрегаты белән 62 тонна витаминлы үлән оны җитештерелгән.
Куйбышев ис. колхозда азык әзерләүдә өлкәннәр белән янәшә өлкән сыйныф укучылары һәм СПТУ укучылары да шөгыльләнә.
МТЗ тракторында Иван Платонов эшли һәм аның эшеннән бригадир Александр Комаров бик канәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев