Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

90 яшь – Аллаһымның бүләге

Сугыш урлаган балачак

Әхмәтшина Минфигаль Шәфигулла кызы 1935 елның 2 гыйнваренда Чаллы Башы авылында икенче бала булып дөньяга килә. Сугыш алды баласының балачак хатирәләре иң беренче чиратта сугыштан әйләнеп кайтмаган әтисенә килеп тоташа. Әтисенә бик охшаган булганга, кызны аеруча да ярата әтисе (шулай уйлый Минфигаль). Бергәләп җиләккә баруларын, күзе начар күргәнгә, ат белән Изгар больницасына алып барганын хәтерли. Ләкин әтиле тормыш озак дәвам итми, әтисе сугышка китә. Әнисенең елаганын яхшы хәтерли алты яшьлек кыз. Шуннан соң бер-ике генә хаты килә Шәфигулла Габдуллинның, Смоленск тирәсендәге сугышларда һәлак була ул. Энесе Әхәткә бер яшь кенә тулып кала. Өч бала белән тол калган әниләре Әминәгә барлык авырлыкны үз җилкәсендә ялгыз гына күтәрергә туры килә.

1942 елда мәктәпкә бара. Дәфтәрләр юк иде, элек язган дәфтәрләрнең буш араларына яза идек, дип искә ала Минфигаль әби. Дәрестән соң укытучылар белән кырда коелып калган башакларны җыярга бара идек; укытучыбыз “капчыкка бер башак салсагыз да, бер фашистны җиңгән кебек буласыз” дип канатландырып тора иде, ди.

Сугыш вакытында утынга экономия булсын дип, күрше Срутдин абзыйлар кыш чыгарга безгә керә иделәр, дүрт ел, сугыш беткәнче, бергә кыш чыктык дип тә искә ала ул вакытларны. Бер көнне бер гаилә, икенче көнне икенчесе мичкә яга һәм ашарга пешерә торган була.“Кич белән, гадәттә, мичтә тәгәрәткән бәрәңге ашыйбыз. Алар өчәү (кызлары Наҗия, Сәфәрзә апа, Срутдин абый), без дүртәү – сәкегә тезелеп ятабыз. Аяк ягына эскәмияләр куябыз” – кызның күз алдында балачак хәтирәләре гомергә онытылмаслык булып уелып калган.

Сугыш вакытында әниләренә никадәр авыр булуын яхшы аңлый ул: кул белән урак уралар, сыер белән җир сукалыйлар... Әминә апа бик булдыклы була, ничек тә сыер асрарга тырыша, сыер булса, өч баланы ач итмәячәген яхшы аңлый. Һәм чыннан да, ачка бик интекмиләр алар, инде апасы Гаҗилә дә үсмер кыз, ул да эшкә булыша башлаган була.

Кайвакыт хәзер елмаеп искә ала торган, мизгел эчендә бөтен тормышларын пыран-заран китерерлек хәлләр дә булгалый. Әнисе сушилкада эшләгәндә, кесәсенә салып кайвакыт азрак бөртек алып кайткалый, шуннан он, ярма ясап, аз-азлап ашка салалар. “Берсендә төш вакытында, мин кермәсен дип урамда саклап торам, апа идән астында кул тегермәне әйләндерә. Ә күршегә генә ике уполномоченный хатынны керткән иделәр. Шулар никтер әни янына килеп керделәр. Энем Әхәт аны-моны аңларлык түгел бит әле, идән ярыгына килә дә “апа, курыкмыйсыңмы?” дип сорый. Берничә тапкыр шулай сорады. Әни ничек тә белдертмәскә тырышып угалана, тегеләрне бөтен булган сыен куеп, чәйләр эчереп чыгарып җибәргәч тә куркып торды әле. Безнең бәхеткә, беркая да хәбәр итмәделәр. Бер уч ашлык өчен төрмәгә озата торган заман иде бит”, - ди Минфигаль әби.

Әниләре эштә вакытта, кыз күбрәк әбисе белән бабасы янында тора. Колхозга беренчеләрдән булып кергәнгә, аларның сугышка кадәр җыелган запас икмәкләре була. Сирәк булса да ипи салалар. Әбисе (Шәфигулланың әнисе) оныгына да кисеп бирә, ул ипинең тәмнәре әле дә истән чыкмый Минфигаль әбинең. Тансык ризык була шул ипекәй. Бабасы гел чабата, башмак үреп утыра. Сугышка ике улларын озатып, икесе дә кире әйләнеп кайтмый аларның. Киленнәре Канифәне, яшь баласы булуга карамастан, бер төенчек бөртек өчен төрмәгә утырталар (соңрак ачыкланганча, ул башка хатынныкы булып чыга). Ул оныкны да карап үстерәләр.

Яшьлек: йөрәк - яшь, беләкләр нык чак

Мәктәптә дүрт кенә ел укый, гәүдәгә зур булганга, яшьли авыр эшләрдә эшли Минфигаль. 1951 елда, 16 яшендә Ярославль өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Яз көне китеп, октябрь аенда гына өйләренә кайталар. Кайбер кызлар, 18 дә булсалар да, авыр хезмәткә түзә алмыйча, иртәрәк кайтып китте, ди ул. “20 яшькә җитүчеләрдән баласыз булган өчен налог тота иделәр. Миңа ул юк, шуңа күрә иң күп акча минеке була иде. Елга аша паром белән чыгып, кайтканда, Кострома кибетләреннән күлмәклекләр, бүләкләр алып кайттык”, - ди.

Сугыштан соңгы елларны да яхшы хәтерли ул. Тормыш әле тиз генә җиңеләйми. Өстәвенә, янгын чыгып, йортлары яна. Бу хәлдә иң үкенечлесе: әтиләренең фотографияләре, сугыштан язган хатлары юкка чыга.

Сугыштан соң да авыр ирләр хезмәтен тарта яшь кызлар, хатыннар. Өч ел дизель тракторында прицепщик булып эшли. Кыш көннәрендә Алексеевск районына урман кисәргә баралар. Унар көн саен алмашынып урман кисәләр. Ун көннән соң башка төркем килә. Ризыкны үзләре өйдән алып бара.

Куйбышев сусаклагычы төзер алдыннан Идел белән Кама кушылган урында таллар кисәргә дә җибәргәннәр. Аннан соң фермада сыер савучы булып эшли. “Сыерларым бик яхшы иде, гел алдынгы булдым. Казанга опера театрына алып бардылар, кул сәгате белән бүләкләндем”, - ди ул бу еллар турында гади генә. Урман артында (авылдан 7-8 км) урнашкан сыерлар утарында кунып эшләргә дә туры килә. Кул белән 18әр сыер савалар. Савым беткәч, җәяүләп кичке уенга кайталар!

Сынауларны лаеклы үтеп

Аннан соң озак еллар кирпеч заводында эшли. Чаллы Башында якын-тирә авылларны кирпеч белән тәэмин итеп торган шундый “завод” бар иде. Авыр кул хезмәтен сорый торган хезмәт бу. Иң рәхәт вакытлар иде, күңелле итеп эшләдек, ди үзе. Кышын фермада терлекләр карый.

- Аллаһка шөкер, безнең вакытта рәхәтләнеп эшләргә эш бар иде, бер көн дә эшсез тормадык. Аллаһы Тәгалә исәнлекне, көчне дә кызганмаган”, - шулай ди Минфигаль Әхмәтшина.

Ә сынауларны язмыш аңа да әзерләп кенә тора. 1960 елда кияүгә чыга, йорт җиткерәләр. Аннары ике бала белән ташлап читкә китә ире. Күпмедер вакыттан соң, башка хатынга өйләнеп кайта да, күршедә генә шул хатын белән яши башлый. Бер генә җәй торалар да тагын читкә китәләр. Соңрак, кайтып кичерүен үтенгәч, гафу итә аны Минфигаль. Озакламый өченче бала туа. Аннары, читкә алып китәм дип, бөтен мал-туарны саттырып, акчаларны алып чыгып китә ире. Һәм өч баланы, кыенлыкларны җиңә-җиңә, берүзе күтәрергә туры килә. Нәкъ әнисе кебек: бирешми, үчләшми, булсын, балалар ким-хур булмасын дип тырыша. Безнең очта беренче велосипедны безнең әни алды, дип искә ала олы улы Фаик.

Әлегә кадәр биш вакыт намазын укый; китап укырга ярата. “Казан утларын”, район газетасын көтеп ала.

90 яшь – Аллаһы Тәгаләнең миңа бүләге: яшьлегемдә бик күп сынаулар күрсәм дә, иң рәхәт чагым – картлыгым калган. Аллаһы мине озын гомер белән бүләкләгән. Урыным өйнең түрендә; киленем Ләйсән (мәгариф бүлегендә методист) белән улым Фаик (гимназия укучыларын йөртә) бик тәрбиялиләр үземне. Балаларым белән оныкларым зурлап 90 яшьлек юбилеемны уздырдылар, барысы да “әби” дип ах итеп торалар, Аллаһның рәхмәте булсын үзләренә”, - дип шөкерана кылып яши Минфигаль әби.

Бүгенге көндә ун оныгы, унбиш оныкчыгы бар аның. Аларның барлыгына, уңышларына да ихластан сөенеп тора ул.

Без дә үз чиратыбызда Минфигаль Шәфигулла кызына нык сәламәтлек, балалары-оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, бәрәкәтле озын гомер кичерүен теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев