Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Әдәмсә мөслимәләре шәҗәрә бәйрәме уздырды

2026 ел, 12 февраль. Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина Әдәмсә авылында узган гаять зур әһәмияткә ия булган чара турында сөйли.

Әдәмсә авылында гыйлем алучы мөслимәләр гаять тә бай тарихлы, киң кырлы Шәҗәрә бәйрәме уздырдылар. Чара мәчет янындагы мәдрәсәдә үтте, бу исә бәйрәмнең рухи яктан да бай булуын күрсәтте. Мин шәхсән үземнең исемнән катнашучыларга, оештыручыларга олы рәхмәтләремне белдерәм, чөнки бу бәйрәм гаҗәеп тирән тарих, кыйммәтле мәгълүмат һәм гыйбрәт алырлык хәлләр бүләк итте. Бәйрәмгә җыелган мөслимәләр үзләренең нәсел шәҗәрәләрен, әби-бабаларының тормыш юлларын, казанышларын уртаклаштылар.

Әдәмсә авылы үзенең булдыклы уллары һәм кызлары белән киң танылган. Галимнәр, укытучылар, табиблар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен биргән бу матур татар авылы. Әдәмсә халкы үз авылының, әби- бабаларының тарихын җентекләп өйрәнә, милли рухны кадерләп саклый.

«Буыннар тамыры белән кызыксынып, без бик тирәнгә, узган гасырларның ачы сабаклы чорларына барып төшәбез. Нәсел шәҗәрәбезне барлап, без тарихның гаҗәп фаҗигале, аның каһарманнары үз бабабаларыбыз булган гаҗәеп мавыктыргыч, фаҗигале чорларны күзаллыйбыз. Әби- бабаларыбыз сөйләменнән без әйтерсең лә, башка кабатланмаска тиеш булган куркыныч әкияткә эләгәбез, - дип, башлап җибәрде үзенең "кулак» дип,  кара тамга йөрткән бабасы язмышын Лидия Шакирова.  Шул «дошман» гаиләсеннән 6 ир- егет Бөек Ватан  сугышында катнашкан. 18-20 яшьләрендә Камил белән Мансур һәлак булып, мәңгелеккә ятып калалар. 1878 елда туган бабасы Вәлиев Сөләйман язмышын сөйләде. Зирекледә туган, нык хәлле тормышына үз көче белән ирешкән. 1930 еллардагы аяныч тарихи вакыйга заманнарда 6 баласын алып Балахна шәһәренә качуын, ике елдан соң  салкын таш кибетенә кайтуын, тырышып эшләп, район күләмендә депутат булып, аннан тырыш хезмәте өчен «За доблестный труд в Великой Отечественной войне» медале белән бүләкләнүен сөйләде.

Лидия Шакированың бу хикәясе, бер гаиләнең тарихын сөйләү белән беррәттән, милли тарихыбызның аерым бер чорына – репрессияләр һәм сугыш елларына күзәтү ясый. "Кулак" дип гаепләнгән кешеләрнең язмышы, аларның балаларының Ватанны саклауда күрсәткән батырлыклары – моның барысы да безне хәтерләргә, уйланырга мәҗбүр итә, чөнки бу тарих безнеке, һәрберебез өчен кадерле. Ул бабасының язмышы аша кешеләргә күп нәрсәләрне аңлатырга омтыла, һәм мин моңа чын күңелдән рәхмәтлемен.

Бәйрәмдә чыгыш ясаган 14 мөслимәнең дә роман язарлык тарихы язылган.

Фәттәхова Розалия әтисе Хәйбулла бабай ягыннан, бишенче буыннан килгән Мидхәт абый Газыймовны тәкъдим итте. «Мидхәт абый – ул безнең Зирекле авылының пульсы, районның йөрәге! Аны белмәгән, искә алмаган кеше юктыр. Яше дә, карты да, олысы да, кечесе дә аның исемен олылап, хөрмәтләп искә ала. Ул үзеннән соң, алтын хәрефләр белән язылырлык гамәлләр, эшләр калдырып китте. Мидхәт абый, кызганычка каршы, бүген безнең арада юк, ләкин аның рухы, безгә калдырган мирасы мәңгелек. «Кеше үз тарихын белми икән – ул кем ул, нәрсә белән горурлансын?» – дип, безне һәрчак үз тамырларыбызны белергә өйрәтте», – дип, күңеленнән генә, әйтерсең лә, аның хәтер китабын ачып, искә алды.

Әтисе, Хәйбулла бабай – ул безнең горурлыгыбыз. 1938 елда ул Ватан чакыруы буенча, хәрби хезмәткә китә. Кызганычка каршы, ул сугыш кырыннан, ялкынлы кырлардан, үлем белән көрәшеп, 1946 елда гына туган туфрагына кайта. Аның сугыштан соңгы тормышы -  Өргәнче авылының колхозын җитәкли. Партия оешмасының секретаре була. Зирекле авыл Советына депутат итеп сайлана. Гаилә корып, туган авылында изгелекле эшләр башкарып, 68 яшендә вафат була.

Гатауллина Гөлүсә Равил кызы «Шатлык белән кайгы янәшә», дип,  әбисе сөйләгән хәтирәләрне бәян итте. Бабасы сугышта хәбәрсез югала. Әтисе Равиль, әтиле балаларга кызыгып,  «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән. Әбисе сөйләгәннәре Гөлүсәнең йөрәгендә мәңгегә  сеңеп кала. 1939 елда бабасын фин сугышына алалар. Әбисе йөкле булып кала, бабасы моны белеп китә. 1940 ел яз башында әбисе малай таба. Равиль дип исем куша. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, бабай шул китүдән, туган авылына, гаиләсенә әйләнеп кайта алмый. Ике арада хатлар гына йөри. Бер хатта бабасы: “Шул көнне, шул сәгатьтә, Бөгелмә станциясе аркылы үтәбез, малайны күрсәтергә алып килә алмассыңмы?». Әбисе бер кулына яшь баланы, икенче кулына булган күчтәнәчләрен алып, җәяү Бөгелмәгә кузгала. «Юл газабы, гүр газабы», диләр. Әбисе барып җитә, ләкин, 5 минутка соңга кала, поезд китеп бара. Шатлыклы күрешү насыйп булмый. Тагын нинди михнәтләр күреп кайткандыр, әби анысын үзе генә белгән.

Сугыш күпме тол, ятим балалар китергән. Әбисе соңгы көненә кадәр бабасын көтеп яшәгән. Аның «бабагыз кайткан җиргә» дип, үзе теккән күлмәкне киеп һәм «француз» яулыгын  бәйләп килгән иде, Гөлүсә.  Еламыйча тыңлап булмый, бу кадәр сабырлык, түземлек кайдан алганнар ул заман кешеләре.

Рузилә апаның әби-бабалары иртә вафат була. Шулай да хәйран гына үз нәселе турында мәгълүмат җыя алган, 6 буын шәҗәрәсен дә төзегән.

Кәримова Әлфия ханым 1854-2025 елларны кертеп, 222 кешене сыйдырган нәсел агачын тәкъдим итте.

Нәзирә Шакированың әтисе һәм аның рухына багышланган авыр, ләкин матур сүзләре күпләрнең күңеленә үтеп керде. Чынлап та, безнең әти-әниләребез, бабаларыбыз, әбиләребез безгә биргән тәрбия, күрсәткән мәхәббәт, кылган догалар – боларның барысы да безнең өчен бик кадерле. Аларның хәтерләрен, кылган изгелекләрен искә алу, дога кылу – безнең бурычыбыз. Һәркем үз ата-анасын, бабасын, әбисен хөрмәт итеп, аларның исемнәрен онытмыйча, тора-бара үз балаларына да сөйләп калдырырга тиеш. Нәзирә апаның әнисе яшьли авырый, әтисе 25 ел әнисен карый, 7 баланы игелекле итеп тәрбияли. 

Мәрдәнова Рәзинә сәүдәгәрләр токымыннан икән,  әтисе Фәямша ягыннан 9 буын. Әдәмсә тарихын яхшы өйрәнгән. 1850 елларга сәяхәт ясады: «Ул чорда Рус Утяшкиносында 1002 кеше, татар Әдәмсә ягында 1320 кеше яшәгән. 2 авылга 18 кеше лафка тота, шуларның берсе безнең төп, сәүдәгәрләр төбе, дип сөйләде. Бабалары лафка тоткан. Буыннан буынга кәсеп  итү дәвам иткән. Сугыш кагылмаган гаилә юктыр инде ул. Аның да Хәсәнша бабасы сугышта 1942 елда хәбәрсез югала. Тик 2014 нче елда гына Смоленск шәһәрендә һәлак булуы ачыклана. Оныклары бабаларының каберенә барып, күреп кайталар. Нәсел шәҗәрәсе 1740 елдан башлана.

 

Мәрданова Маһинур – 12 кыз балалы гаиләдән булган әнисенең тормыш юлы, аеруча Бөек Ватан сугышы елларындагы михнәтләре, армиягә ярдәм итү өчен окоп казу – бу күпме физик көч һәм фидакарьлек таләп иткән эш.
Закирова Раилә Якуб кызының нәсел тарихы, бигрәк тә укытучылар династиясе, сокланырлык. Сәгадәтдин бабасының укытучы булуы, әнисенең дә мәгариф өлкәсендә эшләүе, балаларны тәрбияләүдә алар тирән эз калдырганнар. Әнисенең энесе Мирсәет абыйсының революциядә катнашуы, Мулланур Вахитов кебек тарихи шәхесләр белән дус булуы, Гражданнар сугышында катнашуы, аның катлаулы, тарихи вакыйгалар чорында яшәвен күрсәтә. Әбисе ягыннан юрист, прокуратурада эшләгән Исхак абыйсының Бөек Ватан сугышында һәлак булуы – бу гаиләнең Ватанны саклауда да зур югалтулар кичерүен ассызыклый.

Фәттахова Гөлфирә Габдулла кызы да үзенең чыгышында туган ягын, монда яшәгән әти-әнисен искә алды. Авылның, туган җирнең һәр почмагы кеше өчен кадерле.

 Хәлилова Чулпан - Харис бабай белән Хупҗамал әбисе нәселен: 9 буын, 1570 кешене туплаган шәҗәрә һәм гаилә тарихын барлады.

Фәттахова Зөләйха Мингали кызы үз буын тарихын, тамырларын искә алып, бу сөйләшүләр мәрхүмнәребез рухына дога булып ирешсен дип, теләкләр теләде. Ата-бабаларыбызның фаҗигале язмышында без ил тарихын, аларның авыр заманнарда яшәп тә, «Кеше» дигән бөек исемгә тугры калуын аңлыйбыз.

Горурланырлык тарихлары  булган,  нәселнең дәвамчылары күп тырышлык куйган. Эзләнү чорында җиде буын, аннан да күбрәк бабаларына кадәр табып, зур нәсел агачларын ясатканнар. Бу шәҗәрәләр киләчәк буыннар өчен дә зур байлык, мирас булып калачак.

Мондый үз нәселен белгән гаиләләр булуы, алар халыкка үрнәк итеп куелуы – бик куанычлы күренеш. Чынлап та, бәйрәм дәвамлы булсын, һәр гаилә үз тарихын белергә тырышсын, ата-бабаларыбызның хәтерләрен хөрмәт итсен, дигән теләктә каласы килә.

Лидия Лотфуллина, Зирекле музее.

2026 ел. 12 февраль.

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев