Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Фидакарьлек һәм сабырлык: сугыш чоры хатын-кызларының батырлыгы

Сугыш – ул хатын-кызларның эше түгел. Әмма безнең тарихыбызда, бигрәк тә узган гасырның иң аянычлы сугышында, фашистларга каршы көрәштә һәм аннан соңгы торгызу эшләрендә хатын-кызларның керткән өлеше, аларның фидакарь хезмәте бәяләп бетерерлекме?

Бу язма – шундый хатын-кызларыбызның берсе  турында.

Шәрипҗанова (Гайнатуллина) Гөлҗиһан Идиятулла кызы 1923 елда Яңа Чишмә районының Зирекле авылында ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе – Гайнатуллин Идиятулла 1941 елның апрелендә Иркутск шәһәренә вербовка белән китә һәм сугышка эләгә. Хезмәттәше, Колмакчы авылы кешесе аның үлемен гаиләсенә хәбәр итә, ләкин тиздән үзе дә һәлак була. Гөлҗиһан апаның бертуган энесе Сәлих Идиятулла улы да Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ул Карелиядә туганнар каберлегендә җирләнгән.

Гөлҗиһан апаның әнисе – Гайшә Шәмсетдинова (1904-1980).

Алты балалы гаиләдә иң өлкәне буларак, Гөлҗиһан язмышның авыр сынауларына, сугыш чоры михнәтләренә бик иртә дучар була. Кечкенә туганнарын карау, җәй буе бер караңгыдан икенче караңгыга басуда җигелеп эшләү, көз җиткәч, ун чакрым ераклыктагы Теләнче Тамак авылыннан чәчүлек орлык ташу һ.б. һ.б. Бу эшләрне ачлыкның үзәкләренә үткән авырлыклары белән бергә башкаралар. Ачлык та, салкын да, эссе дә куркытмый үзләрен. Алар бар көчләренә эшлиләр – туган ил өчен, Җиңү өчен шулай кирәк була.

Аларның нигезләре иске мәктәп янында урнашкан булган. Мәктәп төзелеше башлангач, йортларын сүтеп, башка урынга күчерергә мәҗбүр булганнар.

Гөлҗиһан апа авылдашлары ярдәме белән шушы йортны өлгертеп, җиткезеп чыга. Урманнан бүрәнәләр ташу өчен колхоз үгезен дә бирә. Бервакыт, урманнан зур, озын бүрәнәләрне сөйрәп кайтканда, баулары өзелә, калын нигез бүрәнәсе агачлар арасына кысылып кала.

Кире авылга кайтып булышырга кешеләр алып килә. Караңгы төшә. Ә бүрәнә янында сакларга кечкенә сеңлесе Нурбисал апаны калдыра. Нурбисал апа бу вакыйгаларны елап искә ала. «Апага бик авыр туры килде, ул безне карады», - дип, сеңелләре һәм энеләре аңа мең-мең рәхмәтләрен белдерәләр.

Халыкны вербовка белән урман кисәргә, торф чыгарырга җибәргәннәр. Гөлҗиһан апага да җыенырга, дип фәрман килгән, әмма колхоз рәисе аны җибәрмәгән. Сәбәбе – авылда ирләр сугышта, ә колхозның бердәнбер үгезен Гөлҗиһан апа гына җигә ала, чөнки башка хатын-кызларны ул үгез якын җибәрми.

Сугыштан соңгы еллар да җиңел булмый. Гөлҗиһан апа Шәрипҗанова – тыл хезмәтчәне. Аның сугыш елларында намуслы хезмәте өчен алган бүләкләре –моның ачык дәлиле.

Сугыш арты елларында акча эшләү максаты белән Гөлҗиһан апаның сеңлесе Мәрьям апа, күрше кызлары Исламия Фәттахова, Миннегаян апалар белән бергә үз теләкләре белән вербовкаланып эшкә китәләр. Чөнки акча юк, ашарга, кияргә юк, булышыр кеше дә юк.

Эш бик авыр – траншея казыйлар. Ачлы-туклы эшкә йөриләр, кием-салым җитми. Эш киемнәрен юып, иртәнгә кибеп тә бетмәгән килеш, шул киемнәрне киеп кабат эшкә чыгып китәләр.

Бер елдан соң кайтырга мөмкинлек булса да, акайтырга ашыкмыйлар. 1949 елда Мингечаур шәһәрендә ГЭС төзелә башлагач, Мәрьям апа дус кызлары белән шунда эшкә китә.

1953 елда Гөлҗиһан апа авылдашы Салихҗан белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Шәрипҗанов Салихҗан Бөек Ватан сугышында катнаша. 20 яшендә 1941 елны сугышка китә. Башта моторазведкада була, аннары 1Украина фронты 13 армия 48 нче стрелковый дивизиясендә артиллерист булып сугыша.  Бөек җиңүне Берлинда каршылый.

Сугыштан 1946 елда гына кайта. Колхозда тракторда эшли.

Балалары: Галимҗан (1954–1994), Шакирҗан (1956), Гөлсинә (1958), Нурсинә (1961), Рәхимҗан (1963–1964) һәм Әмирҗан (1966). Алар балаларын тәртипле, яхшы холыклы һәм тәүфыйклы итеп үстерәләр. Өч балалары югары белем ала.

Тугыз оныклары бар, шул исәптән оныгы Шәрипҗанов Дамир — профессионал спортчы һәм хоккеист. Ул КХЛның «Авангард» командасында уйный һәм Россия җыелма командасында да катнаша. 2022 елда Кышкы Олимпия уеннарында катнашып, көмеш медаль яулый. Рөстәм исемле оныгы Южно-Курильскийда (сторожевой катер) хезмәт итә һәм күрсәткән батырлыгы өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә.

Гөлҗиһан апа тормышның авырлыкларын күп күрсә дә, күңелен төшерми, һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яши. Таләпчән, сабыр, киң күңелле тыл ветераны Гөлҗиһан Идиятулла кызы 2013 елда 90 яшен тутырып, бакыйлыкка күчә. Зирекледә җирләнә.

Лидия Лотфуллина, Зирекле музее диекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев