Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Кадер-хөрмәт эчендә

Шахмай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Илалова Илһамия Нурулла кызына 17 майда 95 яшь тулды.

Гаиләдә беренче бала булып туган кызга сугыш башланганда унбер яшь була. Бу вакытны бик яхшы хәтерли ул.

“Сугыш... Сугыш башлангач, “нужа” башланды да инде... Әни өч бала белән калды. Әтине, Лотфуллин Нурулла Лотфулла улын, коммунист булганы өчен, сугышка яшьтәшләреннән иртәрәк алдылар. Ул вакытта әтине пар атка (яки “бричка”га – тирән яшелгә буяган арба) утырып озаттык.

Кыр тулы ипи калды. Ул елны ипи шулхәтле күп булды, бодай кибәне белән кырда калды... Ир-атларны хатын-кызлар алыштырды. Трактор, комбайннарга утырттылар. Яшьрәкләрне укырга җибәрделәр. Азрак техника тәртибен белүчеләргә шундук трактор-комбайннар бирделәр. Тракторга – иң беренчеләрдән булып, Садретдинова Миңнаһар апа, Гарифуллина Сәфәрзә, комбайнга – Хәйбуллина Рокыялар утырдылар. Атларны да сугышка алдылар. Үгезләр, сыерлар җигеп, колхоз эшләре башкарылды.

Сугыш якыная диеп, тәрәзәләрне каплый идек. Төн буе каравылчы йөреп чыга. Кемнең тәрәзәсендә ут күренә, шуның тәрәзәсенә шакылдата.

Без, яшүсмерләр, кырга ипи арасыннан чүп утарга йөрдек. Урак өсте җиткәч, әниләр урак белән уралар, көлтә бәйлиләр, ә без артларыннан тырмалап барабыз.

6-7 сыйныфларда МК машинасында ипи суктырырга йөрдем. Көлтәгә бәйләнгән ипине суктыра идек. Унбишенче октябрьләргә кадәр йөрибез дә, аннары укырга китәбез. Мәктәпләр салкын, утыннар чиле-пешле. Аякта юк, өстә юк... Җиде классны Шахмайда, сигезенчене Каргалыда тәмамладым.

“Фронтка!”, “Барысы да Ватан өчен!”, “Барысы да фронт өчен!” дигән лозунглар белән яшәдек. Кемгә ничә кило бәрәңге, ничә пар оекбаш-бияләй әзерләргә – һәрбер йортка задание бирәләр. Мәктәптән кайткач, әнигә булышабыз. Бәрәңгене арчып, телем-телем турыйбыз да, пичтә киптерәбез дә посылка белән фронтка җибәрәбез. Үгез җигеп, өйдәге сыерны җигеп азык әзерләгән чаклар булды.

Ачлык... Ачтан үлмәс өчен, яз җитүгә кар астыннан чыккан башакларны җыя идек, кычыткан ашый идек.

Бер без генә түгел, бөтен ил белән күтәрдек ул авырлыкны.

Кызыл Йолдыз орденлы әти

Әтиебез Нурулла 1901 елда ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1941 елның 22 августында Кызыл Армия хәрби комиссариатыннан Бөгелмә шәһәренә озаталар. Ул 352нче дивизия составына эләгә, анда 10-11 мең сугышчы, берничә дистә пулемет була. Сугышчыларның әзерлеген тикшерергә Ворошилов үзе килә. 12 ноябрьдә Бөгелмәдән китәләр: башта Горькийга, аннан Мәскәүгә җитәләр. Ул вакытта дошман Мәскәүдән 22 км ераклыкта була. Немецлар бөтен көчләре белән Мәскәүне алырга ябырыла. Өч көн, өч төн сугышканнан соң, дошман чигенә башлый. Ләкин юлдагы бөтен нәрсәне җимереп, яндырып чигенәләр. Кыш, 40 градуслы салкыннар... Сугыша-сугыша, Мәскәүдән 130 чакрымга ераклашалар. Волоколамск шәһәрен азат итеп, төнлә белән Тимошкино авылына һөҗүм итәләр. Яшеренеп торган немец пулеметы әтине дүрт җирдән яралый. Аны киредән Волоколамскка кайтаралар, аннан Мәскәүгә, аннары Рязаньга җибәрәләр. Шуннан Ерак Себернең Томск шәһәренә озаталар. Алты ай госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, яңадан сугышка китә. Польша, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Тагын яралана, терелә һәм сугышка китә. Берлинны алуда катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Авылга 1946 елда кайта. Лаеклы ялга чыкканчы “Татарстан” колхозында бригадир булып эшли. 1984 елда дөнья куйды.

Сугыш авырлыгы озак елларга барды

Сугыш беткәннән соң да әле тормыш бик авыр булды. Хәзер илне аякка бастыру бурычы алгы планга килеп басты. Егетләр юк, шуңа яшь кызларны авыр эшләргә вербовка белән җибәрә иделәр. Өч ел Ярослав өлкәсенә торфка бардым. Биш ел буена кышкы суыкларда урман кистем. Анысы тагын да авыррак иде. 16 яшемнән башлап, Шәрәмәт, Биләр урманнары – барысында да булдым. Икешәр-өчәр ай эшли идек, ирләр без кискән агачны ат белән тарттырып урманнан чыгара да сал белән җибәрәләр. Шәһәрләрне торгызырга агач кирәк иде. Сугышның авырлыгы озак елларга барды... Ул авырлыкларга бирешмәдек, әле хәзер дә исән-сау, Аллаһы Тәгалә гомеремне биргән, әлхәмдүлиллаһ...

Шахмай белән бәйле гомер

Үз вакыты җиткәч, гаиләле булып та куя кыз.

1957 елда Илалов Фоат дигән авылдашы белән тормыш корып җибәрәләр. Ире шофер булып эшли, Илһамия фермада сарыклар, бозаулар карый, төрле эшләрдә эшли. Гел кул белән эшләгән чаклар. Чәчү вакытында кырда багана тирәләрен көрәк белән казып чәчкән вакытлар. Илһамия әбинең хәтере әйбәт, сөбханалла, үткәннәре турында әле дә чәчми-түкми сөйләп бирә ала.

Ире белән бергә егерме биш ел гомер кичерәләр. Өч балалары туа: Фәрдан, Фәрдана, Илһам. Кызганыч, тол калганына да 43 ел икән инде Илһамия әбинең. Олы улы да 2011 елда фаҗигале төстә вафат булган. Гомер буе кече улы гаиләсе белән яши ул. Килене Гүзәлияне мактап туя алмый. Хәер, Илһамия әбинең телендә барлык туганнары-якыннарына карата рәхмәт сүзләре генә. Намазларын, уразаларын калдырмый, димәк, догаларыннан да калдырмый ул аларны. Әле узган ел авыр операция кичергәнчегә кадәр, һаман кул эшен дә ташламаган: оекбаш-бияләйләр, ковер-паласлар бәйләгән.

17 майда Илһамия әбигә 95 яшь тулды. Якты күңелле әбинең яныннан көне буе туганнары, авылдашлары өзелеп тормады. “Чакырмыйча да киләләр”, - дип куанды ул, һәрберсенә изге теләкләрен җиткерә торды, үзе язган бәет-шигырьләрен дә укыды. Аның бу сәләте кызы Фәрданага да күчкән. Олыгайган көнеңдә янәшәңдә якыннарыңның тирән кайгыртуын тою, аларның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга куанып, мул тормышларга шөкер итеп яшәү – бәхетле картлык шулай буладыр ул.

Шахмай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Илалова Илһамия Нурулла кызына 17 майда 95 яшь тулды.

Илһамия әбинең алты оныгы, унике оныкчыгы бар. Алар да ачык йөзле, тәмле телле әбиләрен бик яраталар. “Тәүфыйклары-бәхетләре артсын, теләкләре кабул булсын, исән-сау булсыннар, ятимлек килмәсен”, - ди әбиләре. Барчабыз да имин-тыныч тормышта яшик, без күргән авырлыкларны башкаларга күрергә язмасын дип тә тели.

Без дә Илһамия әби Илаловага чын күңелебездән саулык-сәламәтлек, якыннарының яратуын, ихтирамын тоеп, тагын озак еллар яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев