Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Сугыш балачактан мәхрүм итсә дә, рух көченнән мәхрүм итмәгән

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Минсорур Вагыйз кызы Фәхретдинова истәлекләре.

Минсорур Вагыйз кызы әле дә 1941 елның 22 июнен хәтерли, кайчакта сугыш башлануын һәм ир-атларның фронтка мобилизацияләнүен белгән авылдашларының елавын ишетә.

«Бөтен урам елады, кырда эшләр тукталды, барысы да туганнары янына йөгерделәр. Гаиләбез сугышның нәрсә икәнен белә иде: әтиебез Вагыйз Харисов Финляндия белән кышкы сугышта катнашкан иде, шуннан аягы яраланып кайтып аксый иде. Без аны тагын чакырырлар дип борчылдык. Авылда ирләр көннән-көн кими барды. 1943 ел башында минем олы абыем Хафизны чакырдылар (ул 1925 елгы иде). Дөрес, әтине алмадылар, әмма без аны өйдә бөтенләй күрмәдек диярлек: ул үстерелгән уңышны, терлекләрне санау һәм саклап калу буенча җаваплы эш башкарды. Ул хисапчы да, ревизор да иде». 

Күршеләргә булдыра алганча ярдәм итәләр

Тат. Волчья авылында зур һәм тату гаилә булып яшәүләрен искә алды Минсорур әби: әтисе, әнисе һәм алты бала. Бөтен эшне бергәләп эшлиләр: мич өчен утын әзерлиләр, зур яшелчә бакчасы утырталар, терлек асрыйлар. Аның әти-әнисе бик игелекле кешеләр була, үзләреннән мохтаҗракларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырышалар. 

«Без бакчада үстергән әйберләр язга кадәр җитәрлек була иде, хәтта авылдашларыбыз белән дә бүлештек, аннары, үлән чыккач, ачлыктан курыкмый идек инде. Нинди генә үләннәр, җиләкләр, гөмбәләр җыймадык. Ирләре сугышта булып, кечкенә балалар белән калган кешеләргә күпкә кыенрак туры килде. Ул турыда искә төшерү дә авыр...» — Минсорур әбинең тавышы калтыранып китте.

Минсорур әбинең олы кызы Рушания сөйли: 

«Әнинең өендә һәр-вакыт радио эшли. Бервакыт блокададагы Ленинград турында тапшыру бара иде. Карыйм: әни тынып калды, тыңлап тора, ә күзләре яшь белән тулган. Аннары ул миңа үз авылында ачлыктан шешенгән балаларның үлүен искә төшерүен әйтте. Шундый хәлләр дә булган, бөтен бер гаиләләре белән үлеп беткәннәр. Бала чакта бергә уйнаган, мәктәпкә бергә йөргән балалар. Әнинең әти-әнисе, үзләре туйганчы ашамасалар да, күршедәге гаиләне булдыра алганча ашатырга тырышканнар». 

Минсорур апа, тынычланып, сүзен дәвам итте:

«Әти янына кайчак районнан зур кешеләр килә иде. Аларны төшке ашка әти өйгә алып кайта, шуңа күрә әнинең һәрвакыт азык-төлек запасы була иде. Алар үзләре белән чын ипи алып киләләр, безнең сугыш башланганнан бирле андый ипине күргәнебез булмады инде. Олылар яңадан эшкә киткәч, әни безгә күршедәге балаларны чакыра, бергә өстәл артына утыра идек, ипи белән шулпа ашата иде, бездән соң өстәлдә валчык та калмый». 

Минсорур апаның укырга теләге зур була, ләкин 4 нче сыйныфтан соң әти-әнисе аны мәктәпкә җибәрми. Укырга өлгерерсең, колхозда эшләргә кеше юк, диләр. 12 яшендә инде ул әнисе һәм апасы белән кырда эшли, кышын урман хуҗалыгында кишәрлекләр чистарта, койма өчен читән үрә. Аңардан соңгы өч бала өйдә кала, аларга да иртә олыгаерга туры килә. 

Сугыштан соң

Җиңү көне — онытылмаслык көн, һәм ул Минсорур тормышында иң яраткан бәйрәмгә әверелә. Җиңү белән хыялланган нәрсәләрнең барысы да чынга ашачагына өмет килә. Минсорурның абыйсы Хафиз сугыштан 1946 елда кайта, аннары Иркутскига яшәргә китә, авиазаводта эшли. 1995 елда вафат була, шунда җирләнә. 

Минсорур җидееллык кичке мәктәпне тә-мамлый, укый да, эшли дә. 1957 елда дус кызлары белән Красный Октябрьга күчеп китә, анда эшчеләргә торак бирәләр. Монда Минсорур Акъярдан килгән егет белән таныша, 1959 елда Минсорур белән Гәрәй өйләнешәләр. 

Вакыт бик тиз үтеп китә

Бергә яшәгән 23 ел эчендә дүрт бала үстерәләр (ике улларыы һәм ике кызлары бар: Рәис, Рушания, Сания һәм Ринат). Икесе дә терлекчелектә эшлиләр, күп итеп мал-туар асрыйлар, йорт салалар. 

«Ашыгып яшәдек, туктарга, ял итәргә вакыт юк иде. Ләкин тормышка беркайчан да зарланмадык. Ул барыбер матур», — ди Минсорур Вагыйзовна. 
Гәрәй 1983 елда вафат була. Балалар ул вакытта инде зур булсалар да, әтиләренең үгет-нәсихәтеннән, зирәк сүзеннән башка авыргарак туры килә. Минсорурга да аның ярдәменнән башка җиңел булмый, әмма өлкән улы Рәис ул вакытта инде армиядә хезмәт итеп кайткан була. Ринатны үзе генә озатып-каршы ала, дүрт баласына да туй ясый. Тормышында аңа хезмәт сөючәнлеге һәм игелеге ярдәм итә.

Минсорур апа бүген дә һәр яңа көнгә шатлана, күп укый, радио тыңлый (телевизор яратмый), очраган һәр кеше белән ачык йөзле, бик аралашучан һәм кунакчыл. Мондый сыйфат аңа ата-аналарыннан күчкән, үзе исә балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән юмарт уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев