Татар рухы: мирасханә ни хакында сөйли
Әледән-әле Мидхәт Газыймов исемен йөртүче Зирекле музееның нинди дә булса чара үткәрүен яки берәр чарада катнашуын ишетеп һәм язып торабыз.
Легендар шәхесебез Мидхәт ага вакытында да шулай иде ул, остазының эшен дәвам итүче Лидия Лотфуллина җитәкчелегендә дә шул эздән бара. Бүген без Лидия ханым белән музейның асылы, юнәлеше турында сүз алып барырбыз.
-Лидия ханым, Зирекле музее менә ничә еллар инде үзенең үзгә милли энергетикасын саклый, киресенчә, ул хәтта арта гына бара кебек. Сере нәрсәдә икән моның?
-Музейдагы һәр адымыбыз, һәр шөгылебез, мин әйтер идем, һәр экспонат милли тәрбия бирүдә үз өлешен кертә. Безнең өчен бакча баласы да, укучылар да, урта һәм олы буын кешеләре дә бик кадерле, хөрмәтле кунак.
Музейга аяк баскан һәр кеше, чынлап та, татар рухының нинди икәнен тоя ала. Мәсәлән, Яңа Чишмәнең үзендәге һәм Зирекледәге балалар бакчаларыннан килгән нәни дусларыбыз иң беренче килеп керүгә үк суккан һәм чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар-эскәтерләр белән танышалар. Сул якта — аш почмагы. Ап-ак мичкә табагач, кисәү агачы сөялгән, өстәрәк — керосин лампасы, мич буендагы эскәмиядә — гөбе, тәпән, җиз самавыр, бизмән, кул тегермәне, комган. Балалар шунда өй җылысын тоялар.
Чаршау артында агач карават, аның өстенә кулдан эшләнгән җәймә, өстенә чиккән тышлы мендәрләр өелгән. Әлбәттә, бишеге дә бар, ул чаршау белән капланган. Шунда ук туку станогы, әбиләребезнең нинди оста булулары турында, татар халкының сәнгате, бизәк төшерү осталыгы турында беренче әңгәмәләр үк әллә милли хисләр тәрбияләмиме? Ничек кенә әле!
Биредә дөньяда тиңе булмаган кул эшләре үрнәкләре, гасырлар буе сакланган чиккән сөлгеләр һәм намазлыклар, кашагалар һәм чигешләр, аяк чолгаулары, чулпылар һәм калфаклар тупланган.
-Халкыбызның горурланырлык сыйфатлары да чагыла биредә...
-Әйе, нәкъ шулай. Көчле рух, ныклык, сабырлык — шул сыйфатларны тоя бирүгә килүчеләр. Безнең тарихыбыз бик катлаулы, ләкин һәр авырлыкны әби-бабаларыбыз сабырлык белән, ныклык белән үткәрә белгән. Музейда сакланган тарихи документлар, фотосурәтләр, шәхси әйберләр — болар барысы да безнең халкыбызның рухи көчен, тормышны сөюен күрсәтә.
Музей экспонатларының зур өлешен элеккеге хезмәт кораллары алып тора. Аларга карыйсың да, ата-бабаларыбызның нинди осталык, уйлап табучанлык белән хезмәт коралларын камилләштерә баруларына сокланасың. Чүкеп эшләнгән борынгы сука төрәннәре, кулдан төшмәгән ураклар, ашлык сугу чабагачлары, беренче урып суккан арышны ярма итеп ярып, ачлыктан коткаручы кул тегермәннәре. Җеп эрләүче, киндер сугучы, чабата ясаучы, киез итек басучы, балта остасы, тимерче кораллары. Тырышлык һәм булдыклылык чагылышы бит бу.
-Белүемчә, дини тәрбиягә дә зур урын бирәсез.
-Музеебызда Коръән китабының берничә төрле басмасы бар. Хаҗдан алып кайткан әйберләр витриналарга куелган. Мин үзем дә ихрамның нинди булуын, шайтанга ата торган ташларның зурлыгын күз алдына китерми идем. Алар барысы да хәзер күз алдында. 2008 елда районнан хаҗга баручыларны музейда очраштырдык. Искиткеч мәҗлес булды! Димәк, без дөньяви, милли һәм дини тәрбияне бергә, бер-берсенә капма-каршы куймыйча, табигый бәйләнештә алып барырга тиешбез. Мәсәлән, Акъяр балаларын, беренче чиратта Коръән укырга өйрәнүчеләрне, Зирекле мәчете каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балаларны милли йолаларга туры китереп, музейда чәк-чәк белән каршы алабыз, алар белән тарихи уеннар, конкурс викториналар үткәрәбез.
-Татар кешесе элек-электән җырга-моңга хәвәс, иҗатка омтылучан. Зирекле музеен безнең районның иҗади үзәге дип тә атарга мөмкиндер, килешерсез?
-Шигырь бәйрәмнәрен генә алыйк. Ул музейда 22 мәртәбә узды. Бәйрәм Габдулла Тукай туган көнендә үткәрелә. Тукай бит ул чын мәгънәсендә милли шагыйребез. Татар мәктәпләрендә иҗат белән шөгыльләнүче укучылар, татар теле укытучылары һәм җирле шагыйрьләр музейга җыелалар. Үзләре иҗат иткән шигырьләрен алып киләләр, аларны сәнгатьле итеп укыйлар. Соңыннан ул материаллардан альбомнар төзибез. Һәр укучының иҗаты буыннарга кала!
Ә җирле авторларның китаплары чыгу районыбызның мәдәниятын үстерүгә саллы гына өлеш кертә. Районда туып-үскән 20 дән артык якташыбызның китаплары дөнья күрде бит. Аларның күбесе музейда күргәзмәгә куелган.
— Тарихи шартлар туу белән шәҗәрәләр төзүгә игътибар арта башлады. Буыннар бәйләнешен саклауда моның никадәр мөһимлеген сез ничек күрсәтәсез?
-Әлбәттә, шәҗәрәне торгызу бер көнлек, бер айлык кына эш түгел. Еллар дәвамында эзләнеп кенә нәсел тарихыңны булдырырга мөмкин. Зирекле авылы халкы бүген М. Газыймовның Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивы материалларыннан, Уфа Дәүләт архивында сакланган 1831-1858, 1917, 1921 елгы метрика язуларыннан тупланып, нәшер ителгән «Зиреклем Зирекләре» китабындагы мәгълүматларга таянып, нәсел-нәсәбенең шәҗәрәсен төзи. Бүгенге көндә Зирекле авылында 28 гаиләнең шәҗәрәсе төзелгән. Музейда стенага зур итеп язылган шәжәрә янында кеше һәрвакыт күп. Әлеге нәсел агачына Зирекледә 1730-2023 елларда туган 2804 кеше кергән. Бу зур катлаулы эшне авылдашыбыз Гөлфия Хәлиуллина башкарып чыкты һәм музейга бүләк итте. Димәк, киләчәктә һәркем үзенең ата-бабаларының кем булуын белә алачак.
Безнең музейда Франциядән, Испаниядән, Америкадан, Бөекбританиядән һәм башка илләрдән кунаклар булды. Милли ашлар әзерләп каршы алдык. Инде аларның ни дәрәҗәдә гаҗәпләнүен күрсәгез: катык, каймак, корт, бал, гөбәдия, чәк-чәк, шулпалы бәлешне ашап туя алмадылар, үзләренә дә күчтәнәчләр биреп җибәрдек. Шушы очрашулар да халкымның уңганлыгын дәлилләп тора. Читтәгегә шаккатканчы, иң элек үзебезнең никадәр бай мираска ия булуны аңлыйсы иде. Безнең бар эшчәнлегебез шуңа юнәлдерелгән.
Халык иҗаты һәм көнкүреше музее — үзенә күрә бер маяк кебек. Ул безгә юл күрсәтә, тамырларыбызга, милли үзенчәлекләребезгә кайтара. Монда һәр кеше, яшьме ул яки картмы, үзенең татар булуына горурлык тоя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев