2023 елда Татарстан юлларын үстерүгә илкүләм проект буенча 11,2 млрд сум тотылачак
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2023 елда Татарстанда юллар төзү һәм төзекләндерүгә 11,2 млрд сум бүленеп биреләчәк. Әлеге сумманың 5,8 млрд сумы республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләрендәге транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.