3 март 2017 яңалыклары
-
Бәйрәм белән, гүзәл затларыбыз!
Кадерле хатын-кызлар!
-
Күңелендә изгелек!
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ир-ат халкы барлык хатын-кызларны яз, гүзәллек, игелеклелек, кайгыртучан куллар һәм ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам, гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш тапкан бәйрәм белән котлый. Һәр хатын-кыз игътибарга лаек, бүгенге язмабыз исә күңеле игелек, шәфкатьлелек һәм кайгырту белән тулы гүзәл зат турында.
-
Чаңгы базасы ачылды
27 февральдә Яңа Чишмә авылында "Сосновка" чаңгы базасын ачу тантанасы булды. Район өчен сөенечле булган әлеге вакыйга Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар катнашында узды.
-
Бүләк иясен тапты
Күптән түгел РМЙ-да Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Яңа Чишмә РЭЧ-нең 1 класслы шоферы Иван Шилов медаль белән бүләкләнде, ул аңа РФ Кораллы көчләрендә хезмәт иткәндә лаек булган.
-
Бер дә картаясы килми
26 февральдә Яңа Чишмә РМЙ-да пенсионерлар арасыннан үзешчән башкаручыларның "Балкыш" район фестивале (2017) узды.
-
Йомгак ясалды:нәтиҗә яхшы
Кеше гомерен озынайту хисабына районда халык санын арттырырга - медикларның максаты шундый. Моның өчен ниләр эшләнә һәм нәрсәләр эшләргә кирәк. 21 февральдә узган медиклар советының киңәйтелгән утырышында шул хакта сөйләштеләр.