5 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Минтимер Шәймиевкә Россия тарихчылар җәмгыяте Грамотасын тапшырдылар
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе тәкъдиме белән, 4-7 сентябрь көннәрендә Казанда ЮНЕСКО оешмалары вәкилләре катнашында мәдәниятара диалог форумы уза.
-
Рөстәм Миңнеханов татарларның рухи традицияләре дөнья өчен үрнәк булуын әйтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәдәниятара диалог форумын ачты.
-
Сергей Кириенко мәдәниятара диалог буенча Казан форумында катнаша
Форум дөньяның 40 иленнән 200дән артык экспертын җыйган.
-
“Мәк“ операциясе дәвам итә
Яңа Чишмә районы территориясендә “Мәк-2018“ оператив-профилактик операция дәвам итә.
-
Казан Кремлендә Татарстандагы иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Кабул итү республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше катнашында узган
Татарстандагы үрнәк гаиләләрне тантаналы шартларда кабул итү Казанда ел саен үтә. Яңа Чишмә районыннан әлеге кабул итүдә Зирекле авылыннан күп балалы Айрат һәм Айгөл Хамәтвәлиевлар гаиләсе катнашкан.
-
Республика көне. Яңа Чишмәдә аны ничек билгеләп үттеләр...
Яңа Чишмәдә Республика көненә багышланган бәйрәм 30 августта тантаналы шартларда мәдәният һәм ял паркында узды. Халык та байтак җыелган иде.
-
Беренче кыңгырау чыңлады
Беренче сентябрьдә 1420 бала өчен районның унтугыз мәктәбе үз ишекләрен ачты. Белем көне уңаеннан үткәрелгән барлык тантаналар да истә калырлык һәм бик күңелле узды. Чәчәк бәйләмнәре һәм төрледән-төрле шарлар күзне иркәләде.
-
Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнарга ничек пенсия тупларга
Шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән, башка физик затларга аларның шәхси, йорттагы һәм (яки) башка шуның ише ихтыяҗларга хезмәтләрне мөстәкыйль башкаручы гражданнар пенсия иминиятенә иминият взнослары түләргә тиеш түгел.
-
“Уйна, гармун!“ фестивале
Республика көне алдыннан 28 августта Яңа Чишмәдә чуаш халык иҗатының “Выля, хуткупас!“ (“Уйна, гармун!“) VIII республика фестиваль-конкурсы булып узды.
-
Районда яңа мәдәни үзәк һәм спорт мәйданчыгы ачылды
Республика көнендә – 30 августта районда тантаналы шартларда Рус Чабаксарында күпфункцияле мәдәни үзәк һәм Красный Октябрьдә яңа спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды.