5 декабрь 2017 яңалыклары
-
Газ санагычын дөрес тикшертү кирәк
Безнең районда газ җиһазы булган барлык йортларга да газ санагычлары куелган. Кагыйдә буларак, файдалану срогы чыкканнан соң (8-10 ел) алар дәүләт тикшерүе үтәргә тиеш.
-
Килен каенана туфрагыннан
"Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда" Әниләр көненә багышланган "Килен каенана туфрагыннан" исемле кичә булып үтте. Очрашуга Шахмай авылының кайнана килен, килен кайнана хакын саклап, хөрмәт итеп, үзара тату, матур яшәүче гаиләләр чакырылган иде.
-
Төп приз - Красный Октябрьгә
Безнең редакциядә Красный Октябрьдә яшәүче Анатолий Остолопов булып китте, аңа призлар уйнатып безнең газетага язылу ункөнлеге нәтиҗәләре буенча төп приз - өстәл-тумба алуга сертификат тапшырылды.
-
Хатирәләр китми йөрәктән...
Бүгенге язмабыз туганнары газетабыз битләрендә дөнья күргән "Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дигән язмага җавап биргән Акбүре авылыннан Зыятдин Җәләлетдин улы Залаков турында.
-
Эшнең тәме - тормышның яме
30 ноябрьдә Казанда булып үткән 13 нче республика "Нечкәбил" конкурсы финалында БСМ укытучысы Любовь Коновалова гаиләсе белән безнең район данын яклаган һәм 2 урын яулаган.