6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Урак өсте көндәлеге
Бүгенге көнгә район буенча 37 мең гектарда бөртекле культуралар урып-җыелган, бу барлык урып-җыеласы мәйданның 79 %ын тәшкил итә.
-
Беренче кыңгырау чыңлады
1 сентябрь көнне Черемухово урта мәктәбендә 63 укучы өчен яңа уку елының беренче кыңгырауы чыңлады. Яңа уку елы башлану уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейка мәктәп ишегалдында узды, анда укучыларның әти-әниләре, әби-бабалары җыелган иде.
-
Исәнме, мәктәп!
Районыбыздагы 1420 укучы өчен 1 сентябрь көнне яңа уку елының беренче дәресенә кыңгырау чыңлады. Барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар булып узды. Яңа Чишмә гимназиясендә үткән линейканы аның яңа директоры Эльвира Мәхмүтова ачып җибәрде.
-
Үз мәктәпләренә булыштылар
Соңгы елларда безнең республикада "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" дип аталган акция үткәрү күркәм традициягә әверелде. Аны үткәрүнең максаты - мәктәпләргә ремонт ясауда һәм җиһазлар белән тәэмин итүдә хәйрия ярдәме күрсәтү.
-
Салымнар – авыл җирлекләре бюджетының мөһим өлеше
Совет һәм башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте, анда районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча 2017 елның 7 аена нәтиҗә ясалды
-
Иң яхшылар унлыгында булу - бу мактауга лаек!
26 августтан 28 енә чаклы Мәскәүдә орлов юртаклары арасында юртаклар узышы буенча ярышлар булып үткән, анда ат заводы хезмәткәре Николай Скоковның "Кайф" юртагы Татарстан һәм Яңа Чишмә районы данын яклаган.
-
Шаулап-гөрләп үтеп тә китте
Ел саен 30 августта Яңа Чишмә районында халыкның күмәк күңел ачу чаралары уза. Быел да әлеге бәйрәм - Республика көне бик матур булды.