11 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Компьютер һәм финанс грамоталылыгы курслары үз эшен башлаган
9 ноябрьдә Яңа Чишмә районының Черемухово Бистәсе һәм Андреевка авылларында пенсионерлар өчен финанс һәм компьютер грамоталылыгы нигезләре буенча дәресләр башланган.
-
Архангел Бистәсендә юбилярны котлаганнар
Мария Дмитриевна Беляева 70 яшьлеген билгеләп үткән.
-
10 ноябрьдә Яңа Чишмә районының тест үткәрү үзәгендә (Олимп УСЗда) мәктәп укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау нормативларын тапшырганнар
Балалар түбәндәге төр сынауларны үткәннәр: урыннан озынлыкка сикерү, идәнгә яткан килеш, кулларга таянып, гәүдәне күтәрү һәм төшерү, гәүдәне аркага яткан килеш күтәрү (бер минут эчендә), эскәмиядә басып торган килеш түбәнгә иелү, 10 м дистанцияне бер яктан икенче якка 3 тапкыр йөгереп чыгу.
-
Яңа Чишмәдә янгын чыккан (видео)
10 ноябрьдә Яңа Чишмәдә Буреев урамындагы бер йорт ишегалдында көндезге сәгать икеләр тирәсендә мунча янган.