12 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Яңа Чишмә районындагы җылыту пунктына 68 пассажир урнаштырылган
Һава шартларының начарлануы (көчле буран, юлның начар күренүе) аркасында 11 гыйнварда автоюлларда сәгать 15:00дән башлап автобуслар һәм йөк ташучы машиналар хәрәкәте туктатылган.
-
РФ Дәүләт Думасы депутаты эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булган
11 гыйнварда безнең районга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килгән иде.
-
Закон һәм хокук тәртибе сагында
Илебездә прокуратура Петр І-нең үзгәртеп корулары чорында оеша. 1722 елның 12 гыйнварындагы Петр 1 Указында: «Сенатта генерал-прокурор һәм обер-прокурор, шулай ук һәр коллегиядә дә прокурор булырга тиеш...», диелгән. Прокурорлар алдында торган бурычларның асылын Петр І бик тә яхшы аңлаган.
-
Шахмай музеенда «Халыкара рәхмәт көне» узган
Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәплелек дәресе оештырылган.
-
Зирекледә «Күңелләрдә иҗат чишмәсе» дигән чара узган
Бу хакта безгә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, ике китап авторы, Түбән Камада иҗат итеп яшәүче, Зирекле авылы кызы Гөлшат Солтангулова (Вәлиева) хәбәр итә. Чара декабрь ахырларында оештырылган.