13 февраль 2014 яңалыклары
-
Янгыннан сак булыйк!
7 февральдә иртәнге сәгать 8 дә янгын сүндерү хезмәте Черемухово Бистәсендәге (Бакча урамы, 20 йорт) сарайның януы турында хәбәр ала.
-
Волейбол турниры
5 һәм 6 февральдә районда спортны популярлаштыру максатында һәм якташларыбыз - Бөек Ватан сугышы геройлары Борис Чекин һәм Федор Савельев истәлегенә багышлап волейбол буенча турнир үткәрелде. Аны волейбол буенча район федерациясе оештырды, аның рәисе исә - район прокуроры Эдуард Хираҗев.
-
Безнең Динә – Олимпиадада волонтер
Чаллы Башы авылында туып-үскән КФУ-ның 3 курс студенты Вәлиева Динә гыйнвар азагыннан бирле Олимпия уеннары үткән Сочига волонтер булып китте.
-
Виктор Калмыков: “Без хәрби бурычыбызны үтәдек“
15 февральдә 1979 елдан 1989 елга чаклы Әфганстан территориясендә хезмәт иткән сугышчы-интернационалистлар Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуны билгеләп үтәләр. Исегезгә төшерәбез, Әфганстанда барган кораллы бәрелешләрдә 39 яңачишмәле катнашкан, икесе һәлак булган.