13 октябрь 2017 яңалыклары
-
Истәлекләрне бергәләп саклыйк
"Тарихи хәтер" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде, анда башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәдәният бүлекләре начальниклары һәм музей директорлары чакырылган иде.
-
Депутат гражданнарны кабул итә
19 октябрьдә 13.30 дан 15.00 сәгатькә чаклы Яңа Чишмәдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты М.Г. Хөснетдинов гражданнарны кабул итә.
-
Әти-әнисе мирасын барлап яши
Халык күңеленә "калфаклы сандугач" булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау дәвам итә. Сара Садыйкова - популяр драма артисткасы, татар опера театрының күренекле солисткасы, 20-30 елларның мәшһүр җырчысы.Ул йөзләгән онытылмаслык җырлар бүләк итеп калдырган татар композиторы.
-
Красныйоктябрьлылар судан һәм урам яктырткычларыннан канәгать
2017 елда Красный Октябрь авыл җирлегендә яшәүчеләр, һәр кешедән 300 шәр сум җыеп, 153 мең сум акча җыйганнар.
-
Бәхетле балачактан мәхрүм итмәгез
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында 6 административ эш (РФ КоАП-ның 5.35 маддәсе 1 өлеше буенча), шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр буларак, гаиләләрне ведомствоара исәпкә кую турында муниципаль социаль - тернәкләндерү консилиумыннан 2 үтенеч (ходатайство) карап тикшерелде. Барлык административ материаллар буенча тиешле...
-
Яңа Чишмә районы тәртип бозучылары җаваплылыкка тартылды
2017 елның гыйнвар-августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ белгечләре тарафыннан Яңа Чишмә районында алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 19 тикшерү үткәрелде, шул исәптә: 6 сы - ЭЭБ белән берлектә, 13 - административ тикшерү.
-
Әбигә ничек ярдәм итәргә?
Красный Октябрь поселогында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Пелагея Петровна Крутовага 14 октябрьдә 90 яшь тула.
-
Юл булган җирдә тормыш бар
"Алексеевскдорстрой" ААҖ нең Яңа Чишмә участогы юл төзүчеләре башкарылган эш күләмен елдан-ел арттыралар. Аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без участок начальнигы Динар Әхмәтшин белән очраштык һәм башкарылган эшләр турында сөйләвен үтендек.