13 декабрь 2017 яңалыклары
-
“Буран“ планы расланган
Кышкы чорда автомобиль юлларында гадәттән тыш хәлләргә каршы җавап бирүгә көч һәм чаралар хәзерлеге максатларында Яңа Чишмә КЧС әмере белән "Буран" планы расланган.
-
Коррупция белән көрәш даими булырга тиеш
9 декабрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан без Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы, шул ук вакытта районда коррупциягә каршылык күрсәтүдә эшне координацияләү буенча комиссия рәисе дә булган В.М. Козловка коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттек.
-
Эшмәкәрләр белән очрашу
ТР Икътисад министрлыгы ел саен республика районнарына чыгып "Бизнес-десант" проекты үткәрә. 8 декабрьдә эшмәкәрләр белән очрашу Яңа Чишмәдә булып үтте.
-
Шахмайлылар матурлыкны үзләре тудыра
Бүген Шахмай авыл җирлегенә, Шахмай авылыннан тыш, тагын Чаллы Башы һәм Чертуш авыллары керә. Авыл җирлегендә мең ярым кеше яши. Һәр торак пункт буйлап өч елга ага, Шахмайдан бераз алга таба бергә кушылып бер елга хасил итәләр.
-
Бәйрәм көннәре куркынычсыз булырга тиеш
Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
-
Паркның өченче чиратын ачу чарасы булды
8 декабрьдә Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда мәдәният һәм ял итү паркының өченче чиратын ачу чарасы булып үтте. Яңа парк территориясендә республика программасы буенча җәмәгать киңлекләрен үстерүдә архитектура эшләре төгәлләнгән: монда парк сәхнәсе, сулык һәм тулаем территорияне төзекләндерү эшләре кергән.