15 март 2012 яңалыклары
-
Көрәшчеләр бүләкләнгән
Республика чемпионаты нәтиҗәләре буенча яшь көрәшчеләрнең иң яхшыларына бүләкләр тапшырылган. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева "Көрәш" татар-башкорт милли көрәше буенча ТР чемпионы Ленар Миннебаевка һәм III урынны алган Динар Миннебаевка дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Милли көрәш буенча республика һәм район ярышлары җиңүчеләрен һәм призерларын хәзерләгән...
-
Исәнлектә күрешергә язсын
Акбүре авыл китапханәсендә бер генә бәйрәм дә игътибардан читтә калмый. Аның мөдире Мөнәвәрә Габбас кызы Нуриева авыл халкы, мәктәп коллективы, укучылар һ.б. белән тыгыз элемтәдә яши һәм эшли. Моны ул уздырган очрашулар чагылдырылган стендлар, шкаф киштәләрендәге альбомнар һәм башкалар да раслап тора. Кая гына, нинди генә кичәгә барырга туры килмәсен,...
-
Балаларга – уенчыклар
Әлфия Закирова "Кояшкай" балалар бакчасына хәйрия ярдәме күрсәткән. Шушы көннәрдә Әлфия, чәчтараш эше тыгыз булуга карамастан, бакча балалары өчен 7 мең сумлык матур яңа уенчыклар сатып алган. Балалар бу бүләккә нык сөенгән, чөнки бүләк алу һәркемгә рәхәт.
-
Кирәкле хезмәт
Якшәмбе көнне халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район үзәгендә һәм кайбер торак пунктларда яшәүче халыкка Рәфис Хөснуллин җитәкләгән "Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ төп хезмәтләрне күрсәтә. Евгений СТАРОВ
-
Сөт сату арта
КМС заводына көн саен районның авыл хуҗалыгы оешмаларыннан 50 тоннадан артык сөт килә, бу 2011 елгы дәрәҗәдән 8 тоннага күбрәк (118%). Сөтнең майлылыгы югары - 3,9 процент. Соңгы атнада "Вәлиев Ф.Р." (2,5 кг), "Нурхамәтов З.М." (1,1 кг), "Скоков Н.А." КФХ (1,7 кг), "Татарстан" агрофирмасының Шахмай һәм Чаллы Башы бүлекчәләре сөтне...