15 апрель 2015 яңалыклары
-
Район үзәгендә яңа парк булачак
Район үзәгендә Ленин урамында быел ук сентябрь-октябрь айларында ял итү өчен парк ясалачак. Ул "Парклар һәм скверлар" дип аталган республика программасы буенча төзеләчәк. Моның ничек буласын без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәровтан сораштык. -Мәхмүт Мулланурович, халыкны культуралы ял иттерү урыны кай тирәдәрәк булачак? -Парк "Астория" рестораныннан торак йортларга...
-
Капитан Ерашовның туганнары табылган
2015 елның 8 апрелендә "Капитан Ерашовның туганнарын эзлиләр" дигән язмада без якташыбыз, кыю офицерның туганнарының хәбәр (җавап) бирүләрен үтенгән идек. Якташыбызның туганнары табылган. Алар - бертуганның балалары, абыйсы һәм апасы Яңа Чишмәдә һәм Екатерина бистәсендә яшиләр. Бу Екатерина авыл җирлеге башлыгы Наталья Баранова һәм райгаз хезмәткәре Александр Ерашов. Аларның әниләре...
-
Ветераннар палатасына бүләк
8 апрельдә Яңа Чишмә РҮХнең ветераннар палатасының берсендә яңа микродулкынлы мич пәйда булды. Бу бүләк терапия бүлегендә дәваланучы сугыш ветераннары өчен, аны "Кадерле ветераныбыз" проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясе ясады. Микродулкынлы мичне тантаналы шартларда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова һәм "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия"се җитәкчесе...
-
Финиш сызыгына чыктылар
7 апрельдә Чуаш Чабаксары мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен район семинары үткәрелде. Район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, педагог-оештыручылар, иҗтимагый оешма вәкилләре, учреждение җитәкчеләре мәктәпнең кунаклары булды. Чарага сугыш ветераны, элеккеге мәктәп директоры,...
-
Янгында йортка зыян килгән
Бәйрәм көнне, 12 апрельдә район үзәгендә янгын булды - Ленин урамындагы торак йортка зыян килде, анда 73 яшьлек Василий Буйняков гаиләсе яши. Янгын кичке сәгать 4 тә башланды, ут 1983 елда төзелгән йорт верандасында чыга. Ут тиз арада янәшәдә генә урнашкан мунча һәм өй эчен дә чолгап ала. Янгын сүндерүчеләр...