15 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Цифрлы приставка сатып алуга компенсацияләр
2019 елда Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы эфир телевидениесенә күчкәндә, социаль якланмаган категория халыкка адреслы ярдәм күрсәтү өчен цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антенна сатып алу чыгымнарына бер тапкыр компенсация бирелә.Чыгымнарны компенсацияләү түбәндәге категория гражданнарга бирелә:
-
Чын укытучы шундый була
16 ноябрьдә 90 яшен тутыручы Зоя Ивановна Садыйкова авылыбызның ямьле Кичү буенда җыйнак, матур, гөлбакчага күмелеп утыручы, безнең халык әйтмешли, “курчак” кебек өендә гомер итә. Бу өй яшь укытучылар гаиләсе – Вәлиәхмәт белән Зояның үз көчләре белән салып кергән, 5 бала тәрбияләп үстергән нигезләре.
-
ЭЭБ ветераннары бәйрәм итте
9 ноябрьдә Яңа Чишмәдә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Котлау сүзләре белән РЭЭБ начальнигы Э.Жирнов, район башлыгы урынбасары Н. Попкова чыгыш ясадылар. Э. Жирнов аеруча тырыш хезмәт куйган хезмәткәрләрне кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде, шул исәптән ветераннар Советы эшен югары бәяләде, аның рәисенә район эчке эшләр бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Моннан тыш, ветераннар Советына РФ Эчке эшләр министры ярдәмчесе И. Шилов имзалаган Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Гаиләләре белән үзмәшгуль булып теркәләләр
Яңа Чишмәдән Татьяна Котова ел ярым элек җиләк-җимеш бәйләмнәре ясау буенча Интернетта мастер-классларны караганнан соң, шуның белән шөгыльләнә башлаган.
-
Чиста су - петропавеллыларның төп бурычы
Петропавел авыл җирлегендә яшәүчеләр төп проблема дип су белән тәэмин итү системасын саныйлар, шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итүгә үзара салым акчаларының күп өлешен юнәлдерергә дигән карар кабул ителде.
-
Район бюджеты беренче укылышта кабул ителде
13 ноябрь көнне Яңа Чишмә муниципаль район Советының 54нче утырышында районның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре һәм 2020 елга һәм пландагы 2021-2022 елларга бюджет проекты каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.