16 май 2018 яңалыклары
-
Акча урлаучылар хөкем ителгән
Яңа Чишмә районы прокуратурасы чегән милләтеннән булган Наталья һәм Зиталарга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аларны җинаять кылуда (РФ ҖК ның 158 маддәсе 2 өлеше “а, в“ п-да каралган (урлау) гаепле дип таныган.
-
Геройның сеңелесе белән очрашу
Май бәйрәмнәре алдыннан без Өргәнчә авылында туып үскән, сугышта һәлак булган комбат – артиллерист Алексей Максимович Осиповның сеңелесе Валентина Максимовна Поликарпова янында булдык, аңа хәзер 78 нче яшь, - дип язган редакциягә Зирекле музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
-
Янина Логинова: “Әдәмсәдә мин ватанымны таптым“
12 майда Янина Романовнага 90 яшь тулган. Украинада туган (кан буенча поляк һәм немка), Татарстанда, нәкъ менә Әдәмсә авылында үз өен, гаиләсен булдырган, димәк ватанын да шунда тапкан дигән сүз.
-
Балигъ булмаганнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында искәрделәр
Яңа Чишмә прокуратурасы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән берлектә районның барлык белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән очрашулар үткәрә.
-
Бабасы каберендә булган
Бөек Ватан сугышында кайсы да булса якын кешесен югалтмаган берәү дә юктыр: кемнеңдер әтисе, кемнеңдер бабасы мәңгелеккә яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган. Кешеләр күбесенең кайчан һәлак булуын һәм кайда җирләнүен дә белмиләр, каберләрен барып күрү мөмкинлекләре дә юк.
-
Икеайлык дәвам итә
Авыл җирлекләрендә территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту буенча икеайлык барышын район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге күчмә төркем тикшерде.
-
Ярыш алдынгылары
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт ярышының беренче бишкөнлегенә йомгак ясалды.
-
Ветеран медаль белән бүләкләнде
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысын да “Фидакарь хезмәт өчен“ дип аталган республика медале белән бүләкләячәкләр.