Татарстанда 2023 елда юл эшләренә илкүләм проект буенча 14,7 млрд сум бүленгән
Татарстанда 2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын финанслауның суммасы 14,7 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу максатка Россия бюджетыннан – 4,6 миллиард сум, республика бюджетыннан – 7,2 миллиард сум һәм алдан финанслау исәбенә 2,9 миллиард сум бүленгән.