17 май 2012 яңалыклары
-
Савым арта башлаган
Авыл товар җитештерүчеләре арасында фермер Фәргать Вәлиев терлекләрне беренчеләрдән булып җәйге лагерьларга күчергән. Аяк астындагы сусыл азык белән тукланган сыерлар сөтне дә көн саен арттырып бирә башлаган, ә атна эчендә исә артым 300 килограмм диярлек тәшкил иткән. Евгений СТАРОВ
-
Фестивальдә җиңгән
Илназ Шәйхетдинов республика күләмендә Бөгелмәдә узган "Җиңү язы" дип аталган хәрби-патриотик җыр фестивалендә җиңүче булган. Евгений ВОЛОДИН Фестиваль 5-6 майда үткән һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңү яулавының 67 еллыгына багышланган булган. "Җиңү язы"нда барлыгы 130дан артык кеше катнашкан. И. Шәйхетдиновтан башка анда "Зажигай" һәм "Сөю төркеме" ансамбльләре дә...
-
“Сугышчан кәгазь”не укып эшкә рухлану
Фидакарь хезмәткә өндәү буларак күргәзмә агитация кыр һәм ферма хезмәтчәннәре өчен аеруча актуаль. Стендларда техника куркынычсызлыгы буенча плакатлар, стена газеталары, "сугышчан битләр" урын ала. Ял итү бүлмәсенә эленгән мәгълүматлар ярдәмендә хезмәтчәннәр, эштән аерылмый гына, кирәкле һәм файдалы мәгълүмат ала, үзләренең күрсәткечләре хакында белә алалар. "Боевой листок" дип аталучы язма-бит кайвакыт...
-
Җәйге каникулга да күп калмады
"2012 елда балаларның һәм яшьләрнең ялын, аларны сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыру турында" ТР Министрлар Кабинеты карарына нигезләнеп, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты шушы программаны тормышка ашыру өчен ведомствоара комиссия төзеп, аның әгъзалары алдына тәгаен бурычлар куйды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (начальнигы О.А. Лаврентьева) РМБ белән берлектә "Факел" һәм мәктәп...