18 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
19 гыйнварга һава торышы: Татарстанда томан төшүе көтелә
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшүе көтелә
-
21 һәм 22 гыйнварда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак
Машина йөртүчеләр игътибарына. ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Чишмә районында 21 һәм 22 гыйнварда «Тоннель» операциясе узачак, дип кисәтә
-
29 гыйнварда - «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә призлар уйнатыла
Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәбәр иткәнебезчә, 29 гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатылачак
-
2020 елда Яңа Чишмә районында демография
ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елда районда 90 бала – 51 малай һәм 39 кыз туган (2019 ел нәтиҗәләре буенча да 90 бала булган)
-
Ана капиталы индексацияләнгән
2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнгән һәм хәзер ул 483 мең 881 сум тәшкил итә
-
18 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14927 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 95 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 93е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 69 кеше өйдә дәвалана.
-
Әрем исе, әрем тәме...
Әрем сыгынтысы (анда маляриягә каршы артемизинин матдәсе бар) коронавирус таралуны булдырмый калырга мөмкин. АКШ университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән.