18 сентябрь 2019 яңалыклары
-
25 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Юлламаны алтынчы чакырылыш республика парламентының икенче утырышында игълан итү планлаштырыла.
-
Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк
Республиканың кайбер авыл районнарында узган ял көннәрендә җылылык бирелде.
-
Пенсиягә социаль өстәмә кайчан билгеләнә
Пенсиягә федераль социаль өстәмә, әгәр пенсионер кеременең гомуми суммасы яшәү минимумы күләменә җитмәсә, билгеләнә. Яңа Чишмә районында эшләмәүче 349 пенсионер Пенсиягә федераль социаль өстәмә ала.