20 апрель 2018 яңалыклары
-
Казанда “Уникс“ КСК да 10 апрельдән 13 енә чаклы “Йолдызлык – Созвездие“ эстрада сәнгате фестиваленең финал туры булып узды
Безнең районнан Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Анастасия Семенова ("Вокал-соло" номинациясе) - өлкән төркем һәм Альбина Адиевалар (шул ук номинациядә - урта төркем) катнашкан. Шулай ук "Шешминка" хореография ансамбле, "Ландыш" балалар бакчасыннан 6 яшьлек Александр Ерашов ("Конферанс" номинациясе) һәм "Родничок" вокаль ансамбле дә (җитәкчесе Любовь Коновалова) булган.
-
Су санагычы күрсәткечләрен 25 енә кадәр бирергә кирәк
Салкын су белән тәэмин итүгә исәп-хисап дөрес ясалсын өчен, санагыч приборы куелган абонентларга ай саен санагыч күрсәткечләре буенча мәгълүматларны айның 25 числосына кадәр бирергә кирәк.
-
Георгий атакай:“Мин кешеләргә файда китерүемә шатмын“
Вознесения Господня чиркәве башлыгы Георгий атакайга (Кузьминов Юрий Николаевич) Яңа Чишмә районының Почетлы гражданины исеме бирелгән, - әлеге карар район Советы утырышында кабул ителгән һәм 2 номерлы таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырылган.
-
Авылның өлкән педагогына – 90 яшь
16 апрельдә Чаллы Башы авылында яшәүче ветеран укытучы Илһамия Ибраһимовага 90 яшь тулды.
-
Картлар йортында - гарденотерапия
Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүче әби-бабайлар бик теләп яшелчә һәм чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәләр.
-
Яшь йөзүчеләр медаль уңышы җыйган
14 апрельдә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призына йөзү буенча ачык Беренчелектә БЯСМ йөзүчеләре Нурлатта бер алтын, дүрт көмеш һәм дүрт бронза медаль яулаган.
-
“Күңелебез тынычланды“
2017 елның августында "Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дип исемләнгән язма басылып чыкканнан соң беренчеләрдән булып редакциягә Архангел Бистәсеннән Мария Алексеевна Скокова шалтыратты.
-
30 ел бер урында
Шушы көннәрдә Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтте. Ә тагын бер айдан - майда икенче юбилее - үзенең туган авылында алыштыргысыз җитәкче булып хезмәт куюына 30 ел булачак.