20 май 2024 яңалыклары
-
22 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанда «Игътибар-балалар!» профилактик акциясе үтәчәк
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр, дәресләр һәм викториналар узачак.
-
Файдалы семинар узган
Ул «Тәҗрибә уртаклашу. Музей эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» дип аталган, анда Сарман, Мөслим, Яңа Чишмә һәм башка район музейлары хезмәткәрләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, экспозиция булдыру нечкәлекләре, музейга кешеләр җәлеп итү һәм тарихи мирасны саклап калу турында фикер алышканнар.
-
Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы
Яңа Чишмә ЗАГСында халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр.
-
«Галимдә кунакта» акциясе
18 майда Яңа Чишмә районының 46 кешедән торган «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре «Алабуга-Политех»та экскурсиядә булган.
-
Балалар һәм өлкәннәр өчен Пасха бәйрәме
19 майда Яңа Чишмә якшәмбе мәктәбендә Пасхага багышланган концерт узган.