20 октябрь 2011 яңалыклары
-
Гражданнарны кабул итәләр
ТРда кеше хокуклары буенча вәкилгә сак астына алынган һәм хөкем ителгән, иректән мәхрүм ителгән җирләрдә җәза үтүче гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне искә алып, 25 октябрьдә көндезге сәгать 2 дән 4 кә чаклы ТРда кеше хокуклары буенча Вәкил С.Х. Сабурская һәм ТР буенча Рәсәй җәзаларны үтәтү Федераль хезмәт Идарәсе начальнигы Д.З. Хәмәдишин...
-
22 октябрьдә - ярминкә
Шимбә көнне, 22 октябрьдә, район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, кош-корт,сөт ризыклары, яшелчә, бәрәңге, бөртек-фураж һ.б. сату буенча ярминкә оештырыла. Район башкарма комитетының икътисад бүлеге һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты булачак ярминкәдә товарлар ассортиментын арттыру буенча халыктан ул көнне нәрсә сатып алырга теләүләре турында тәкъдимнәр кабул итәләр, шулай...
-
Чиста булсын, ямьле булсын
15 октябрьдә безнең хастаханә коллективы үз территориясендә һәм Студенец елгасы янындагы безгә беркетелгән участокта шимбә өмәсе үткәрде. Аны табигать көчләре тарафыннан хасил булган чүп-чарлардан түгел, ә шушы тирәдә яшәүчеләр ташлаган чүп-чарлардан беренче ел гына чистартуыбыз түгел инде. Быел исә кайбер әйберләрне үзләре җыештырганнар. Елга тирәсендә яшәүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итәсе...
-
9 айга йомгак ясалды
Сишәмбе көнне медицина хезмәткәрләре киңәште, киңәшмәдә быелгысы елның 9 аенда медицина учреждениеләренең эшенә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Евгений СТАРОВ РҮХ баш табибының стационар, поликлиника һәм ФАПлар буенча урынбасарлары: Равил Алукаев, Рәфис Вафин, Галина Мироновалар эш турында мәгълүматлар белән чыгыш ясадылар. Барлык чыгыш ясаучылар да үз бүлекчәләре эшенә объектив бәя...
-
Ихтыяҗлар тулысынча канәгатьләндерелми
Октябрьнең беренче ункөнлегендә икътисад бүлеге халыктан сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм хәзерләү эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча сораштыру үткәрде. Барлыгы 413 респондент сораштырылды. "Азык-төлек товарларын кайдан сатып алуга өстенлек бирәсез", дигән сорауга сораштырылучылар: - яшәү урынындагы кибетләрдә (36 процент); - күмәртәләп сату предприятиеләрендә (13 процент) - "Пятерочкада" (39 процент) - башка...
-
Табигатьне чүпләмик
Тњбђн Кама ягыннан килгђндђ Яћа Чишмђгђ кергђн ќирдђ аныћ йљзен бозган књренешкђ тап буласыћ. "Козлов В.В." КФХ фермасыннан ерак та тњгел бер ерымга чњп-чар тњгњ дђвам итђ џђм бу юлдан књренеп тора. Ерак та тњгел махсус чњплек бар, югыйсђ, тик намуссыз яћачишмђлелђр аныћ яныннан њтеп, чњп-чарны, табигатькђ зыян салып, телђсђ...
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
2010 елның 19 ноябрендә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 3 нче утырышында халык арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруны оештыру буенча программа кабул ителгән иде. Әлеге программаны үтәүдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча район бүлеге актив катнашты. Ольга Лаврентьева, бүлек начальнигы
-
Ямьле дә соң туйлар
"Яшь өйләнешүчеләр" аллеясы яңа агач үсентеләре белән тулыланды. Аларны Петропавел Бистәсеннән яңа гаилә корган Елена белән Денис Скучаевлар һәм "алтын туйларын" билгеләп үтүче яңачишмәле юбилярлар Прасковья Николаевна белән Александр Петрович Селиверстовлар утыртты. Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә юбилярларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, шулай ук алар Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты...
-
Чемпионат булып узды
15 октябрьдә БЯСМ-дә баскетбол буенча ир-атлар арасында район чемпионаты булып узды, анда 5 команда катнашты. Уен бик мавыктыргыч булды, җиңүне Яңа Чишмә командасы (капитаны В.В. Кузнецов) яулады, икенче урында - Ленино егетләре (капитаны И.Т. Сабиров), өченче - Архангел Бистәсе командасы (капитаны Д. И. Подопрелов), дүртенче - чертушлылар (капитаны Р.Р. Зарипов),...