20 декабрь 2013 яңалыклары
-
Профилактика - педагоглар эше
13 декабрьдә КДН-ның күчмә утырышы булып узды. Утырыш Черемухово мәктәбендә үтте. Әйтергә кирәк, хокук бозуларны булдырмау (профилактика) һәм балаларның хокукларын яклау буенча биредәге педагогларның эшен үрнәк итеп алырлык. Мәктәп завучы Ольга Горбунованың отчеты мактауга лаек.
-
Кабат газ өчен түләү турында
Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә газ хезмәте табигый газдан файдаланучы абонентларның декабрь аенда 1 нән 31 декабрьгә чаклы барлык кулланган газ өчен түләүләрен үтенә, шулай булмаганда, алар бурычлылар булып саналачак һәм түләү буенча бурычы язылган квитанция алачаклар.
-
Аны өмет яшәтә
Петропавел Бис-тәсендә өлкән яшьтәге хатын-кыз Александра Александровна Абрамова яши. Ул 1930 елны ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Инде тугызынчы дистәне ваклаган бу әби беркайчан дөнья яктысын: кояшны, агачларны, ак карны күрмәгән, димәк ул төсләрне дә аермый. Ул авырып 6 айлык чагында сукырайган.
-
Медаль белән кайтканнар
11 декабрьдән 14 енә чаклы Бөгелмәдә 1996-2000 елда туган яшүсмерләр арасында кикбоксинг буенча ТР Чемпионаты булып үтте.
-
Җиңеп булмаслык җитешсезлек
11 декабрьдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары ашыгыч рәвештә Екатерина Бистәсенә бардылар. Аннан инде берничә көн кечкенә балалары булган (ишле гаилә) бер ананың спиртлы эчемлек эчүе турында хәбәр алынган. Комиссияне авыл җирлеге башлыгы Наталья Баранова озата барды.
-
Нәселемнең моңлы чылбыры
Чертуш мәдәният йортында җырга-моңга гашыйк туганнар катнашындагы җылы кичә тамашачыларга зур бүләк булды.
-
Фирмаларга - киртә
13 декабрьдә ТР Яңа Чишмә районы прокуроры каршында эшче төркем Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, суд приставлары хезмәте, салым хезмәте, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге,
-
Рәсми җаваплар
Хәбәрдарлык тартмасыннан алган бер хатта Петропавел Бистәсенең Звездная урамында яшәүчеләр (13 кеше) урамның яктыртылмавыннан (бер лампочка бар-барын, ул да гел янып чыга), язын-көзен урамда ышанычлы юл булмавыннан ("Ашыгыч ярдәм" машинасы УАЗ-ның да көч-хәл белән үтүен) зарланганнар. Алар бу проблемаларны авыл җирлеге территориясендә нефть чыгаручы оешмалар хәл итә алырлар иде дигән...
-
Харис Хөсәенов: “Безнең эштә очраклы кешеләр ЮК“
Электрдан башка хәзерге тормышны күз алдына китерүе дә кыен- бу кире каккысыз дәлил. Районда һәр йортка энергия тапшыру буенча эш ничек алып барыла - Яңа Чишмә электр челтәрләре коллективын оешканнан бирле -30 ел җитәкләгән Харис Хөсәенов шул хакта сөйли. Лариса ФЕДОРОВА