Тиздән җәйге каникуллар
Тиздән балаларның җәйге каникуллары башлана. 15 майда Республика күләмендә үткән видеоконференциядә балаларның җәйге ялына кагылышлы төп проблемаларның берсе булып тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр ялын оештыру аталган. Брифинг төгәлләнгәч район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җаваплы шәхесләр белән безнең районда балаларның җәйге ялына кагылышлы киңәшмә үткәрде.