Чишмә тирәсе ямьләнә
Июль аенда Шахмай авылында якташыбыз "Ак Барс" җиһаз фабрикасы генераль директоры Нәкыйп Галимов акчасына "Наил бабай чишмәсе"нең тирәсе төзекләндерелә башлады, дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Рифкат Миръякупов редакциягә.
Бүгенгесе көндә чишмә тирәсе киңәйгән: яңа коймалар куелган, авылда "Наил бабай чишмәсендә хәтер бакчасы" дип аталган сквер пәйда булган. Яңа беседкалар...