Һәлакәткә бер адым
6 ноябрьдә кичке сигезенче яртыда Акъяр-Чирмешән-Шентала автомобиль юлының 22 нче чакрымында Татарстан башкаласына экскурсиягә барган һәм өйләренә кайтып баручы Оренбург өлкәсе балалары утырган автобус 20 яшьлек яңачишмәле идарә иткән җиңел автомашина белән бәрелешә.
Шоферлар хәзерләүче мәктәптә укып, имтиханнар тапшырып интекми генә, яшь егет, әтисенең транспорт чарасын гомумгаилә милке дип санап,...