Корабль Севастопольгә кайткан
Кара диңгез флотының "Сәмум" ракета корабле Урта диңгездә бурычларын үтәгәннән соң Севастопольгә кайткан. Кем өчендер бу Кара диңгез флотыннан чираттагы гади яңалык кына булып тоелыр, ә менә әлеге корабльдә хезмәт итүче диңгезчеләрнең әниләренә бу хәбәр үз балалары өчен горурлык һәм шатлык китергән.