Самвел Арутюнян:“Барыбыз да дус һәм килешеп яшик“
Самвел Вардович Арутюнянның Әрмәнстан җиреннән безнең якларга килеп, төпләнеп яши һәм эшли башлавына 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Шушы көннәрдә ул үзенең 60 яшьлеген билгеләп үткән.
Яңа Чишмәгә ул район оешкач, 1983 елда килеп урнаша. Төзүчеләр бригадасы оештырып, ул терлекчелек биналары, торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзү эшенә керешә. Ул елларда...