Район кырларында
Тотрыксыз һава шартларына карамастан, район игенчеләре, аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып, кыр эшләрен алып баралар.
23 апрельгә туңга сөрелгән җирләрнең 2000 гектарга якыны (барлык мәйданның 2,8%ы) тырмаланган, 5900 га көзге игеннәр (48%), 4100 га күпьеллык үләннәр (29%) тукландырылган, 3600 га күпьеллык үләннәр (25%) тырмаланган.