Зинаида Кондеева: “Җыр – ул минем тормышым...“
30 елдан артык үзенең таланты белән сөендергән, җырлары һәм шигырьләре белән туган ягын данлаган Зинаида Кондееваны ленинолылар "безнең энҗе бөртегебез" дип атыйлар. Һәм, әлбәттә инде, аның талантын район, хәтта Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә искәрми калмагандыр.
Быел ул "Ел хатын-кызы" район конкурсының "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңү яулады. Ленино АМЙ-да сәнгать...