Хезмәтләрен хөрмәтләп
ТР Президенты Указы белән "Кулон" а/ф-ның орлыкчылык буенча агрономы КИСЕЛЕВ Сергей Ивановичка авыл хуҗалыгы җитештерү тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" дигән мактаулы исем бирелде.
С.И. Киселевны лаеклы бүләге белән котлап, ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә эшендә уңышлар телибез.