"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы
"Чүп-чарга күмелгән йорт" дип аталган язмада ("ЯЧХ", 13 май 2016 ел) Красный Октябрьдә Комсомол урамы, 2 нче номерлы йорт тирәсендә күпьеллык чүп-чар өеме хасил булуы турында әйтелгән иде. Бу хакта безгә шул йортта яшәүче өлкән кешеләр хәбәр итте.
Районның барлык чик сакчыларын якынлашып килүче бәйрәм - Чик сакчысы көне белән котлыйбыз. Һәммәсенә дә исәнлек-саулык, уңышлар, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез. Бәйрәмгә багышланган митинг 28 майда Яңа Чишмәдә Мәңгелек ут янында сәгать 9 да булачак.
Чәршәмбе көнне ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы 15 майда билгеләп үтелүче Гаилә көненә туры китерелде.
Әти - әнидән дә ныграк Кем ул безне ярата, Бәбкәм диеп өзелеп тора, Безнең өчен җан ата? Дәү әнием, ул бит син, Ай - кояшка тиң бит син.
Җәйге каникул көннәре якынлаша һәм балаларның җәйге ялын оештыруда җавап тотучы райондагы барлык хезмәтләр дә "сугышчан" хәзерлеккә китерелә. Ә 17 майда әлеге тема буенча мәктәп директорлары һәм башка җаваплы шәхесләр катнашында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булып үтте.
Екатерина Бистәсеннән берәү: "Авыл уртасында күршеләр "электрон көтүче" куйдылар. Янәшәдә генә кибет, юл: анда олысы-кечесе йөреп тора", - дип редакциягә шалтыратты.
0