Яңа Чишмә районы укучылары Казандагы мәктәп укучылары конференциясендә катнашканнар
Казан шәһәренең Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясендә ел саен үткәрелә торган Л. Н. Толстой исемендәге XXII Республика фәнни-гамәли конференция узган. Чара кысаларында төрле юнәлешләр буенча ун секция эшләгән.