Татарстанда 6 майдан ай ахырына кадәр социаль мәсьәләләр буенча биш туры элемтә узачак
Май аенда Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә төрле социаль мәсьәләләргә багышланган биш туры элемтә оештырылачак. Аларның беренчесе иртәгә, 6 майда була, дип хәбәр итә чараларны оештыручылар.