21 февраль 2018 яңалыклары
-
бәйрәм белән!
Ватанны саклаучылар көне алдыннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котладылар.
-
“Сувенир“ ансамбле: 30 ел сәхнәдә
15 февральдә Яңа Чишмә РМЙ-да "Сувенир" вокаль-инструменталь ансамбле концерты булып үтте.
-
“Фронттан килгән хатлар - сугышның телсез шаһитлары
17 февральдә Шахмай АМЙ-ның мәдәният хезмәткәрләре "Фронттан килгән хатлар - сугышның телсез шаһитлары" дип аталган тематик кичә үткәрде. Анда Галяутдиновлар гаиләсе - фронтовик Хасыйб Рахмановның оныгы һәм оныкчыгы чакырылган иде.
-
Сау бул, кыш! Яз килә!
Шимбә көнне, 17 февральдә Яңа Чишмәдә җыр - биюләр, төрле уеннар һәм ярминкә белән кышны озату бәйрәме булып үтте.
-
Уңайлы мохитны үзебез сайлыйбыз
"Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" программасы Яңа Чишмәдә өченче ел тормышка ашырыла. 2017 елның декабрь азагында монда яңа мәдәният һәм ял паркының өченче чиратын ачу чарасы булган иде.
-
Җиңүчеләр билгеле
14 февральдә Чаллы Башы АМЙ да Гашыйклар көненә багышланган "Ике аккош" гаилә дуэты фестивале булып узды. Ул "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм Чаллы Башы АМЙ тарафыннан талантлы гаиләләрне ачыклау һәм аларга булышу, гаилә белән ял сәгатьләрен үткәрүнең яңа формаларын җәелдерү максатында үткәрелде.
-
Акбүредә юбилярларны котлаганнар
8 февраль көнне Акбүре авылында яшәүче тыл ветераны Вәлиуллин Вәлиҗан Сибгатулла улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан өендә кунаклар кабул иткән.
-
Йомгак ясалды, алда яңа бурычлар
16 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 34 нче утырышы булып узды, анда 2017 ел нәтиҗәләре каралып, 2018 елга бурычлар куелды. Район башлыгы, Совет рәисе Вячеслав Козлов доклад белән чыгыш ясады. Утырыш эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.